Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы I-XI сыйныфта укучы татар балаларының һәм студент яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу, үстерү максатында “Җанлы сүз” XII республика иҗади конкурсын игълан итте.
Әлеге бәйге уку йорты тарафыннан уникенче тапкыр оештырыла.
Конкурска эшләрне кабул итү 15 февральдә тәмамлана.
Нигезләмә: https://vk.com/doc24632852