ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чувашстандагы Яңа Чабаксарның «Туган тел» клубы активистлары кичә уздырды
Чувашстандагы  Яңа Чабаксарның «Туган тел» клубы активистлары кичә уздырды

Чувашстандагы Яңа Чабаксарның «Туган тел» клубы активистлары кичә уздырды

Чувашстанның  Яңа Чабаксар шәһәрендә татар җәмәгатьчелеге белән берлектә  «Туган тел» халык традицияләре клубы активистлары Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган мәгълүмати программа үткәрделәр. Чара кунаклары арасында Идел буе халыкларының милли костюмнарында «Непоседы», «Родники» хатын-кызлар клублары вәкилләре дә бар иде.

Катнашучыларны Яңа Чабаксар татар Автономиясе җитәкчесе Минкадир хәзрәт Рәҗәпов сәламләде, Россия халыклары бердәмлеге елы  ил эчендә милли бердәмлекне, тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту өчен уздырулыун билгеләп үтте.

Алга таба рус, чуаш, татар телләрендә дуслык турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Күмәк әйлән-бәйлән бәйрәмнең бизәге булды. Түгәрәк өстәл артында тәмле чәй  эчкәндә  чарада катнашучылар өч телдә дә рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Якты йөз, чиста күңелле, мәрхәмәтле кешеләр очрашкач дус булып китәргә күп кирәкми икән бит. Без бит бер шәһәр, бер республика,  бер ил кешеләре. Алдагы көннәрдә дә  шулай дус булып, үзебезнең телебезне саклап калып, тыныч тормышта яшәргә насыйп булсын. Йөрәкләрдә кайнар дуслык яме булганда, урамдагы салкын куркытмый икән бит.

Гөлнар Калакова, Яңа Чабаксар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*