Эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Архангельск өлкәсе Губернаторы Александр Цыбульский белән рәсми очрашу уздырды. Алар төбәкнең татар җәмәгатьчелеге проектларына ярдәм итү һәм мәдәни алмашу перспективалары турында фикер алыштылар.
Васил Габтелгаяз улы очрашуның әһәмиятле булуын билгеләде. Ике субъект арасында килешү булуын искәртеп, мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен мөмкинлекләр күп булуын бәян итте.
Губернатор Архангельск өлкәсе белән Татарстанның нәтиҗәле хезмәттәшлек итүен, ике як арада иктисадый элемтәләр ныклы булуын ассызыклады. Төбәктә яшәүче татарларның элек-электән сәүдәгәрләр, күренекле шәхесләр булуын билгеләп үтте. Сабантуй бәйрәменә аерым тукталды.
Бүгенге көндә Архангельскида актив татар җәмгыяте яши, ул төбәкнең социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертә. Өлкә хөкүмәте татар җәмәгатьчелеге белән үзара хезмәттәшлек итә.

