ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Бергә булганда, көчле без” девизы белән эшлиләр
“Бергә булганда, көчле без” девизы белән эшлиләр

“Бергә булганда, көчле без” девизы белән эшлиләр

Махсус операция башлану белән бөтен ил халкы яу кырында хәрби бурычларын үтәүче якташларына ярдәм итү өчен күтәрелде. Волонтерлар төркемнәре барлыкка килде.  Алар тылда төрле гуманитар йөкләрне җыю, туплау белән мәшгуль булды. Бүгенге көндә волонтерлар гуманитар ярдәм җыеп кына калмый, үзләре маскировка челтәрләре үрә, киемнәр тегә һәм башка гамәлләре белән сугышчыларга ярдәм итәргә, шул рәвешле  җиңүне якынайтырга, изгелек кылырга омтыла.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасына Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсеннән “Казан сезнең белән” (“Казань с вами”) дип исемләнгән волонтерлар төркеме килде. Алар фронтка җибәрергә әзерләгән эшләреннән күргәзмә тәкъдим итте. Анда ниләр генә юк?! Биредә сугышчыларның көнкүрешендә кулланылган, хәрби хезмәтләрен җиңеләйтү өчен ясалган әйберләр тупланган иде: маскировка  челтәрләре, бәйләнгән оекбашлар, гигиена кирәк-яраклары, кечкенә мендәрләр, догалыклар һәм башка әйберләр урын алган. Хәтта укучылар тарафыннан язылган җылы эчтәлекле хатларга кадәр бар иде.

Чарада катнашучылар алга таба конференц-залга үтте. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты әгъзасы, Татарстан Көрәш федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин, Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр бергәлегенең төбәк җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Раил Шәмсутдинов, Татарстан Республикасы “Болгар” хәйрия фонды рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрид Мифтахов чыгыш ясадылар.

Бу көнне махсус хәрби операциядә катнашучыларга  ярдәм кулы сузган волонтерларның һәркайсына рәхмәт сүзләре җиткерелде. Данис Фәнис улы аларның иң активларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Рәмзия Галләметдинова:

— Махсус хәрби операциянең беренче көненнән башлап Казан бүлекчәсе волонтерлары төркеме белән бердәм эшлибез. Бүген Бөтендөнья татар конгрессында башкарылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйбыз. Якташларыбызга гуманитар ярдәмне үзләре ташучылар да байтак. Гаилә белән ирле-хатынлы йөрүчеләр дә бихисап. Фронтка үз шәхси машиналарын бүләк итүчеләр дә бар. Шәһәрнең өч урынында җыелып, өмәләр оештырабыз. Бергәләп маскировка челтәрләре үрәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә, сәламәтлеге какшап, яшәү белән көрәшүче кешеләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концертларын да  оештырабыз. Яшь буын белән дә нәтиҗәле эшчәнлек алып барабыз. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында патриотик чаралар үткәрәбез. Балалар  исә үзләре солдатларга хатлар да яза.

Волонтер Сәрия Фәррахова:

— Башта фронтка гуманитар йөк туплап җибәрүдә ярдәмләшеп килдем. Һәрчак машина эзләргә туры килә иде. Бүгенге көндә гаиләм – ирем һәм улым кушылды, бергәләп “Газель” машинасы сатып алдык.  Хәзер фронтка үзебез барабыз. Ир-егетләргә гуманитар ярдәм алып киләбез, алар безне көтеп ала. Аларга иң мөһиме — җылы караш, ихлас аралашу, ягымлы сүз дә җитә. 

Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Нурлат районы якташлык җәмгыяте җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Казан бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының «Болгар» милли хәйрия фонды идарәсенең рәисе Фәрид Мифтахов белән бергәлектә оештырылды.

Туган җирләреннән бик еракта булган сугышчыларыбыз безнең игътибарыбызга һәм җан җылыбызга мохтаҗ. Волонтерларыбыз ярдәме батырларыбыз өчен бик мөһим. Мондый файдалы һәм изге эш башкаручы волонтерлар үрнәк булып тора.

Ильфира Нигъмәтуллина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*