Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Томск өлкәсенә килде.
Томск өлкәсе Татар мәдәни үзәге Дәүләт бюджет учреждениесендә Томск өлкәсе Губернаторы урынбасары Киселева Наталия Александровна, Томск өлкәсе Мәдәният буенча департамент җитәкчесе Важова Лариса Валерьевна, Татар мәдәни үзәге директоры, Томск шәһәре Думасы депутаты Халитов Шамил Камил улы, Томск шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Мәҗитов Наил Фәрид улы һ.б. катнашында очрашу узды.
Әңгәмә барышында ике субъект арасындагы багланышлар, 2027нче елда Томск өлкәсендә үткәреләчәк XXVII Федераль Сабантуйны әзерләү һәм үткәрү буенча фикер алышынды.
Сәфәр кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итү турында сүз алып барылды.


