Ульяновск өлкәсенең Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбенең мәктәпкәчә тәрбия группасында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елын рәсми рәвештә ачуга багышланган тантаналы чара узды.
Әлеге ел Россияне үзенең йорты итеп санаучы барлык кешеләр арасындагы дуслык һәм үзара аңлашуны тагын да ныгытачак. Россиядә төрле буын, төрле һөнәр, төрле милләт вәкилләре яши, әмма безне һәммәбезне дә Туган илебезгә мәхәббәт, аның матур, якты киләчәгенә ышаныч һәм тынычлыкта, татулыкта гомер итү омтылышы берләштерә.
Россия халыклары бердәмлеге елы – ул безнең байлыгыбызны, мәдәниятебезне, безнең көчебез бердәмлектә булуын бөтен дөньяга күрсәтү мөмкинлеге. Быел без милләтара татулыкны ныгыту, Россиядәге барча халыкларның бай мәдәни мирасын саклап калып үстерү өстендә бергәләп эшләячәкбез.
Без бергә һәм бердәм булып, тагын да көчлерәк, чәчәк атучы һәм гадел ил төзи алуыбызга ышанабыз, анда һәрбер кеше үзен зур һәм дус гаиләнең бер өлеше итеп сизәчәк.
Халыклар бердәмлеге елын ачык дип игълан итәбез! Ул игелекле эшләр, яңа белемнәр һәм ныклы дуслык чорына әверелсен иде!
Чыганак: emet73.ru