ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чувашстанда «Авыл егете-2026» бәйгесе үтте
Чувашстанда «Авыл егете-2026» бәйгесе үтте

Чувашстанда «Авыл егете-2026» бәйгесе үтте

Батыр муниципаль округы Татар Согыты авылы мәдәният йортында “Авыл егете-2026” конкурсы үткәрелде. Конкурсны Татар  Согыты территориаль бүлеге җитәкчесе Динар Козлов ачып җибәрде, ул барысына да чын күңелдән уңышлар теләде.

Татар халкы үз традицияләре белән бөек. Әмма без үзебезгә эләккәнне һәрчак кадерли һәм саклый беләбезме? Кайвакыт, прогрессив рәвештә үсә торган җәмгыятьтә безнең ата-бабаларыбызның иң кыйммәтле мирасы булган кыйммәтләр югала. Һәрбер татар, ата-бабаларының авылдан чыкканлыгын истә тотарга тиеш. Алар хезмәт сөючән (һичшиксез, иң яхшы нәтиҗәгә ирешергә телиләр, үзсүзле максатчанлык белән), гамәли, әмма парадоксаль рәвештә зур прагматизмны яшьләрчә романтиклык белән берләштерә торган кешеләр.

“Авыл егете”– үз милләте белән горурланырга, туган телендә сөйләшергә, оялмаска тиеш кеше. Ул үз диненең, халкының һәм гаиләсенең кадерен белә, актив тормыш рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә, үз халкының мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксына белә. Ул талантлы, грамоталы һәм акыллы, үз – үзен тотышында культуралы һәм аралашуында күңелле-чын авыл егете шундый булырга тиеш. Шуларны  истә тотып үткәрелде әлеге бәйге.

Конкурста 4 номинация буенча 6 егет катнашты:
1.Визитка
2.Иҗади номер
3.”Алтын куллар”
4.Авыл егете стиле.

Конкурс шулкадәр профессиональ төзелгән иде, вакыт бөтенләй сизелмичә үтеп китте. Барысы да югары дәрәҗәдә: искиткеч номерлар, искиткеч матур һәм талантлы катнашучылар, күңелле конкурслар. Тамашачыларга күңелсезләнергә ирек бирмәделәр, аларны җыр һәм бию конкурслары арасында күңелләндерделәр.

Жюрига бик җиңел туры килмәде,һәр катнашучы үзенчә яхшы. Чыгышлар йомгаклары буенча конкурсантлар түбәндәге мактаулы исемнәргә лаек булдылар:
“Иң зирәк егет”- Илназ Абитов
“Иң шаян егет” -Рәсим Алеев
“Яңа көче егет” -Айнур Насертдинов
“Милли җанлы егет” -Али Вәлиев
“Иң талантлы егет” -Булат Вахитов
Ә конкурста җиңүче “Авыл егете-2026 ” исеменә Илназ Айзатуллов лаек булды.

Чыганак: Чувашстан татарлары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*