Туган тел һәркем өчен дә газиз сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тоябыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, куанабыз, рухланабыз.
И туган тел, и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем,
Син туган тел аркылы.
“Халыкара туган тел көне” айлыгында безнең балалар бакчасында бик күп төрле чаралар узды. Мәсәлән: “Туан телне белүчеләр” дип исемләнгән уен-викторина, Муса Җәлилнең туган көне кичәсе, шигырь бәйгесе, төркемнәрдә дидактик уеннар уйналды, “Муса Җәлил – патриотик шагыйрь” районкүләм марафонда катнаштык. Ә 20нче февраль көнне “Туган тел” дип аталган бәйрәм чарасы булып узды. Балалар бу бәйрәмгә бик теләп әзерләнделәр. Матур җыр-биюләр, шигырьләр өйрәнделәр. Кичәбез татар халык уеннары белән бергә үрелеп барды.
Туган телебезне саклау – бүген һәммәбез алдында торган иң зур бурычларның берсе. Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең тел үле тел түгел ул. Ул – яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, сөйләшергә тиешбез. “Бүген минем туган телем үлә икән, мин үләргә әзер иртәгә”, – дигән шагыйрь Рәсүл Гамзатов. Татар теле ул – безнең киләчәгебез. Ул яшәсә, татар дигән милләт тә яшәр!
Туган тел дигән күңел кыңгыравыбыз мәңге чыңласын иде дигән теләктә калам.
Үз телемдә шигырь укыйм,
Үз телемдә сөйли алам.
Туган җирем, туган илем,
Мин бит синнән илһам алам.
Ландыш Фәхретдинова,
Арчаның 2нче номерлы балалар бакчасы татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче.
Чыганак: arskmedia.ru