1952 елның 15 октябрендә Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә туа.
Белеме
1978 елда М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге
- 1970-1980 – Уфа шәһәре «Ленинчы» республика яшьләр газетасы журналисты, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире
- 1980-1982 – Казан шәһәре «Вечерняя Казань» газетасы журналисты
- 1982-1990 – Казан шәһәре «Советская Татария» газетасы журналисты, социаль мәсьәләләр бүлеге мөдире
- 1990 – 1992 – Казан шәһәре «Известия Татарстана» газетасы сәясәт бүлеге мөхәррире
- 1992-1995 – Татарстан Республикасы Югары Советы рәисенең беренче урынбасары
- 1995-1999 – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең урынбасары
- 1999 – 2001 – Татарстан Республикасының Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министры
- 2001 – 2005 – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары
- 2005 -2011 — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры
- 2012-2020 — «Казан кирмәне» музей-тыюлыгы директоры
- 2020-2026 — Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәисе
- 2026 елның 12 февраленнән — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Киңәшчесе.
- «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасын җитәкли.
Бүләкләре
- 2026 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» медале
- 2022 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены
- 2017 ― «Дуслык» ордены (Татарстан)
- 2009 ― РФ хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе
- 2008 ― «Дуслык» ордены (РФ)
- 2007 ―ТР Президентының Рәхмәт хаты
- 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2003 ― «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале
- 2002 ― Татарстан Республикасы Мактау грамотасы
- 2002 ― Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале
Элемтә:
- +7 (843) 264-53-01