Калиниград шәһәренең «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәният җәмгыяте,гадәттәгечә, бу елны да шагыйрь Фатих Кәрим җирләнгән урында булды.
Исегезгә төшерәбез… 1945 елның 19 февралендә Көнчыгыш-Пруссия операциясе вакытында Ф. Кәримнең һаләк була. Бу Багратион районы Владимирово бистәсеннән ерак түгел.
Шагыйрь соңгы тапкыр 1966 елда Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәренең хәрби-мемориаль комплексында күмелә. Фатих Кәрим кабере өстендәге яңа гранит ансамбль 2007 елның 7 сентябрендә, Багратионовск шәһәре көнендә ачылган. Һәйкәл-обелиск ташына шагыйрь-сугышчы Фатих Кәримнең шигырьләре уеп язылган. Ул Калининград өлкәсе татарлары һәм Багратионовск халкының хәйрия акчасына куелган.
Ә Фатих Кәрим һәлак булган урында — Медовое һәм Садовое бистәләре арасындагы кырда (Владимирово бистәсе янында) юлдан ерак түгел (37,8 м биеклектә) 2017 елда истәлекле билге урнаштырыла. «Монда 1945 елның 19 февралендә 226-нчы сапер батальоны взводы командиры кече лейтенант Кәримов Фатих Вәли улы — танылган татар шагыйре Фатих Кәрим сугышта һәлак булган» дигән язулы мемориаль плитәле таш урнаштырыла.
«Кардәшләр» җәмгыять оешмасы әгзалары Багратионовск шәһәре хакимияте вәкилләре белән берлектә Көнчыгыш-Пруссия операциясе вакытында һәлак булган совет сугышчылары каберләренә һәм Фатих Кәримнең һәйкәл-обелиск ташына чәчәкләр салдылар.
Соңыннан, балалар китапханәсендә, Фатих Кәрим иҗаты буенча әдәби очрашу узды. Анда шагыйрьгә багышланган экспозиция тәкъдим ителде: китаплары, җирле шагыйрьләрнең әсәрләре…
Багратионовск урамнарының берсе Фатих Кәрим хөрмәтенә аталган.
Шулай ук «Кардәшләр» җәмгыять оешмасы вәкилләре Владимирово бистәсенең мәдәният йортында оештырылган “Фатыхов укулары” нда да булырга өлгерде. Шигырь бәйгесендә безнең оешма вәкиле Әмир Хәйруллин жюри әгъзасы буларак та катнашты. Очрашу җылы атмосферада узды.
Калиниград шәһәренең «Кардәшләр» җәмгыять оешмасы рәисе Лилия Габбасова


