Иске Шөгер авылында яшәүче Илдус абый Шиһапов киң фикерле, тирән белемле, тормышны яратучы, тарих белән кызыксынучан, телебезне саклау өчен тырышучы шәхес булып чыкты.
Аның белән сәгатьләр буе сөйләшергә, фикер алышырга була.
Ул – агач остасы да, матур итеп рәсемнәр ясаучы да, ике дистә ел балалар тәрбияләүгә өлеш керткән, инде килеп, соңгы елларда үзенең шигырьләре белән авылдашларын, гаиләсен куандыручы да ул. Алай гына да түгел, тирән фәлсәфи мәгънәгә ия фикерләре белән тирә-яктагы кешеләрне дә тормышны яратырга чакыра.
Ул үзен таулар бишегендә, укымышлы нәселдә үстем, ди. Үз нәсел шәҗәрәсен өйрәнгән, барлаган. Нәселдә мөфтиләр, муллалар, суфыйлар да булган. Мәктәпне тәмамлагач, Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика училищесында (хәзер колледж) белем алгач, Чкалов исемендәге мәктәпкә кайтып, черчение, рәсем укыта. Тик озак эшли алмый, егетне армиягә алалар. Екатеринбургта хезмәт итеп кайта. Аннан соң Шөгер нефтебитум заводына рәссам булып эшкә урнаша. Соңрак аны заводның профсоюз оешмасына күчерәләр, балалар белән дә эшли, профсоюз оешмасы рәисе вазифасын да алып барырга туры килә.
Иске Шөгер авылында балалар бакчасы мөдире вазифасында – иң күп хезмәт иткән урыны. Ул анда ике дистә ел хезмәтен яратып, нәниләрне үз балалары кебек яратып, коллектив белән дус-тату эшли. “Соңгы бала садик капкасын ябып чыгып киткәнче эшләдем. Кечкенә генә бакчабызны гөлт итеп эшләдек. Тышкы яктан да, эчке яктан да ул чыннан да гөл бакчасын хәтерләтә иде”, – ди Илдус Шиһапов.
Бакча мөдире булганда, балаларны илне, туган якны яратырга, чишмәләрне сакларга, кешеләргә мәрхәмәтле булырга өйрәтүе бушка китми. Шулай булмаса, еллар узгач та, теге балалар зур үсеп җиткәч тә аны күреп алуга кочаклап алмаслар иде. “Без бер заман картаербыз, урамда безне күргәч, бәреп китәрлек кеше булмасыннар, ә ярдәмчел, игелекле кешеләр булсыннар”, – ди.
Аннан эшләгән елларын искә төшереп: “Без үз заманында балаларны чын мәгънәсендә тәрбияләдек. Ә хәзер бит тәрбияче-укытучыларның кәгазь-документациядән башы чыкмый, эшләгән эшләреңнең фотосы булмаса, димәк, эшең дә күренми”, – дип өстәде.
Эшләү дәверендә югары белем алырга туры килә. Ләкин аны белем алу куркытмый, белемгә хирыс кеше ул.
Балалар бакчасында мөдир булып эшләгәндә, бәйрәмгә сценарийлар төзегәндә һәрвакыт үзенең шигырьләрен кулланган, һәр бәйрәм сценариена шигъри юллар язган. “Бакчабыз турында истәлек булып калсын дип, “Әкият иле” дигән җыентык да ясап, коллективта эшләүчеләргә тараттым”, – ди Илдус Әсгатович.
Пенсиягә чыккач, вакыт күбәйгәч, ун ел элек яза башлаган шигырьләр җыентыгы исенә төшә һәм аны тулыландырып, шигырьләр җыентыгы итеп бастыра. “Кесәмдә кәгазь белән ручка һәрвакыт йөртәм. Матур күренешләрдән, ямьле көннән илһам алып, уйларымны кәгазьгә төшерәм”, -ди ул.
Әлбәттә, хәзерге заманда кәгазь битенә генә төшереп калмыйча, компьютерда шигырьләрне җыярга кирәк. Ул боларның барысын да үзе башкара. Сынау рәвешендә чыгарылган җыентыкның 50 экземпляры шунда ук “очты”, ди. Китапларын бүләк итәргә ярата ул. «Иске Шөгер авылы: таулар һәм чишмәләр җыры», «Хәтеремә рәхмәтлемен» китаплары – туган ягын яратып, кешеләрен, чишмәләрен хөрмәт итеп язылган шигырь җыентыклары.
“Беренче класстан сигезгә кадәр мин рус телендә укыдым. Шуңа күрә шигырьләремдә бераз кытыршылыклар бардыр дип уйлыйм. Авылыбыз китапханәсендә сүз мәгънәләре турында язылган, сүзләрнең әйтелешләренә кагылышлы китаплар, методик әсбаплар алып укыйм. Мәдәният йортында әдәби клуб утырышына һәрвакыт чакыралар, шунда барам. Гомумән, мәдәният йорты, китапханә – авылыбызны яшәтүче урыннар. Үз эшләрен яратып башкаручы кызлар эшли анда. Хәрби операциягә ярдәм итү буенча да эш алып баралар”, – ди алар турында.
Тормыш иптәше Лилия Шиһапова белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алар – әти-әниләренең горурлыклары.
Иске Шөгер авылы мәдәният йортында уза торган әдәби клуб утырышының чираттагы очрашуы Илдус Шиһаповның китапларына багышланды. Автор китабыннан өзекләр укыды, башкалар белән фикер алышты.
Розалия Мостафина.
Чыганак: zamansulyshy.ru