20-23 февральдә Татарстан башкаласында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Хәзер инде традициягә кергән олимпиада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелде.
Татар теле буенча олимпиада ана теленең дәрәҗәсен һәм укучыларның белем сыйфатын күтәрү, шулай ук укытучыларга практик ярдәм күрсәтү максатында уздырыла.
Интеллектуаль ярышларда Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбенең 11 класс укучысы Әминә Рафикова да катнашты.
Олимпиада ике катлаулы турдан гыйбарәт иде: язма тур – татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәрне үтәү; телдән тур – “Нәфис сүз” – шигырьләрне яттан сөйләү. Әлеге турда безнең Әминәбез артистлык сәләтен һәм шигъриятне тирәнтен аңлавын күрсәтте.
Горурлыгыбыз чиксез: Әминә Рафикова татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиаданың призеры итеп танылды. Әлеге нәтиҗә аның әзерлек дәрәҗәсе югары булуы һәм татар әдәбиятын, милли мәдәниятне ихластан яратуы турында сөйли. Әминәне чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз! 14-16 апрельдә Казанда узачак татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада аңа уңышлар телибез!
Нәсиха ЯГУДИНА,
Зур Чирекле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Чыганак: emet73.ru