ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең “Зәкят” фонды тәрбиясендә булган балаларны сөендерделәр
Нәзарәтнең “Зәкят” фонды тәрбиясендә булган балаларны сөендерделәр

Нәзарәтнең “Зәкят” фонды тәрбиясендә булган балаларны сөендерделәр

Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды тәрбиясендә булган балаларның чәчләрен бушлай алдылар. Бүген, Рамазан аеның 16 нчы көнендә (6 мартта), “Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны кысаларында “Зәкят” хәйрия фонды “Егет” барбершобы белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр өчен хәйрия акциясе үткәрде. Акция игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ балаларны кайгыртуга юнәлтелгән иде.

Бу көнне Казанның профессиональ чәчтараш осталары күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләрдән, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән 12 баланың чәчен матурлап кисте.

Балалар үз чиратларын көткән арада балалар мультфильмнар карады, уйнады, какао һәм тәм-том белән сыйланды.

Чара азагында һәр балага тәм-томнар җыелмасы тапшырылды.Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Егет» барбершопына хезмәттәшлек, фонд карамагындагыларга игътибарлы булуы һәм хәйрия акциясендә җиденче ел рәттән катнашуы өчен ихлас рәхмәтен белдерә!

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*