ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Яңасала авыл җирлегенең иң оста бәлеш пешерүчеләре – «БәлешФест»та
Яңасала авыл җирлегенең иң оста бәлеш пешерүчеләре – «БәлешФест»та

Яңасала авыл җирлегенең иң оста бәлеш пешерүчеләре – «БәлешФест»та

8 март уңаеннан Арча районының Яңасала авыл китапханәсе Каенсар клубы белән берлектә «БәлешФест-2026» дигән бәйрәм чарасы оештырды.

Татар халкы бик борынгыдан ук аш-суга оста булган, тәмле-тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татарлар элек-электән иген иккән, шуңа күрә күбрәк оннан, ярмадан ашлар әзерләгән. Арыш, бодай, карабодай, арпа, солы оны, тары, дөге киң кулланылган. Ит, бигрәк тә сыер, сарык, ат ите татарларның яраткан ашы.

Яңасала авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре авыл халкының ялын, бәйрәмен үзенчәлекле итеп оештыру максатыннан, Каенсар авылының аш су осталары арасында «Бәлеш бәйрәме» бәйгесе игълан итте. Һәм менә ул көтелгән мизгелләр, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Каенсар авыл клубында “Ак калфак” клубы әгъзалары белән беренче тапкыр «Бәлешфест-2026» («Бәлеш бәйрәме») милли аш-су фестивале оештырылды. Бу күркәм бәйрәмдә авылының аш суга иң оста, иң уңган җиде хатын-кызы үзләрендә көч табып бүгенге бәйрәмдә катнашырга булдылар.

«Бәлешфест-2026» кулинар бәйрәмендә катнашучылар һәм кунаклар өчен бай программа (милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар, осталар бәйгесе, татар халкының милли ризыгы булган бәлешне тәкъдим итү һәм аларга дегустация үткәрү) әзерләнде. Бәлешне тантаналы шартларда кисү һәм бәйрәмдә катнашучыларны, кунакларны аның белән сыйлау «Бәлешфест 2026» фестиваленең төп чарасы иде. Бәйгедә аш су осталарын төрле яктан сынадык, бүген алар осталыкларын да, белемнәрен дә, сәләтләрен дә күрсәттеләр.

Авылыбызның бу уңган, булган хатын кызларына карап “Афәрин” диясе генә кала. Бәйгедә иң авыры жюри членнарына туры килгәндер, алар озак бәхәсләшеп, уйлашып, нәтиҗәләр чыгарып аш су осталарын тәңгәл килерлек исемнәр бирделәр.

“Иң матур бәлеш пешерүче” исеменә Зөлфирә Хәмидуллина лаек булды, чыннан да аның пешереп килгән бәлеше бик матур итеп бизәлгән, кояш нурында гына пешкән диярсең.

Авылыбызның аш су осталары арасында үзе бик күпкә яшь булса да, курыкмыйча олы апалары белән бәйгегә чыгарга батырчылык иткән (Багаутдинова) Ләйсәнебезгә “Иң яшь бәлеш пешерүче” дигән исем бирелде.

“Иң серле бәлеш пешерүче’ дигән исемне авылыбызда бик күп туйларга, мәҗелесләргә бәлешләр пешереп танылган Гөлфия апа Гараевага бирелде.

Башкалар арасында осталыгы, яше буенча да өлкәнрәк булган Фәния апа Гибеева “Иң өлкән бәлеш пешерүче” исеменә лаек булды.

Ә менә үзенең чыннан да затлылыгы белән башка бәлешләрдән аерылып торуы бәлешнең тәме, затлылыгы, тәме. Бу асыл бәлешнең иясе Каенсар кызы бүгенге көндә Арча шәһәрендә яшәүче Миләүшә Әхмәтшина, аңа “Иң затлы бәлеш пешерүче” дигән исем бирелде.

Ә безнең (Газизова) Гөлназыбыз бу бәйгедә дә үзенең уңганлыгын, осталыгын, тапкырлыгын тагы бер раслап күрсәтте. Башкалардан үзгә буларак вак бәлешләр пешергән. Ул авылыбызның “Иң оста бәлеш пешерүчесе” дигән исемгә лаек булды.

Нәзиф апайның бәлеше дә бәлеше… Үзе зур, үзе биек, үзе кайнар, үзе шулпалы “ах” аның тәме. Валлаһи, тәме телеңне йотарлык. Тамашачы да, жюри да, көндәшләре дә аның бәлешен күргәч “ах” иттеләр. Бәйрәмебезнең “Иң зур бәлеш пешерүче” булып Җәләева Нәзифа апа танылды.

Хөрмәтле авылыбызның уңган, булган аш су осталары, “Ак калфак”лылар “Бәлешфест-2026”-фестивале җиңүчеләре! Сезне зур җиңүләрегез белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез. Бәйрәмебезне үзенең матур җырлары белән Алсу Фәйзрахманова тагы да ямьләндереп җибәрде. Бәйгедә катнашучы һәркемгә исәнлек, саулык, гаиләләрегездә иминлек телибез! Туачак һәр көнне Ходай сезгә бәхет һәм бәрәкәт китерсен. Хөрмәтле “Ак калфак” лылар кулларыгыздан куаныгыз! Алга таба да шулай бергә, бердәм булып иҗат итергә насыйп булсын!

Яңасала авыл китапханәчесе Фәридә Бурханова.

Чыганак: arskmedia.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*