Шәһәребездә инде икенче ел зур әзерлек белән Хиҗаб көне билгеләп үтелә. «Милләтебез йөзе — Ислам көзгесе» исеме белән күңелләрне яктырта торган бәйрәмнең оештыручылары — Кукмара мөхтәсибәте, район мөслимәләр берлеге, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы.
Иман нуры бөркелгән залда гүзәллек һәм матурлык тантана итә. Сый-хөрмәтле өстәлләр артында ерак авыллардан да килгән ак яулыклы әбиләребез, абыстайлар, калфаклы туташ-ханымнар, чакырылган кунаклар, җәмгысы — 115 кеше. Коръән укып, дога кылып мөхтәсиб Рәдиф Тимергалиев бәйрәмне башлап җибәрде.
«Хиҗаб көне каян килеп чыккан соң? Америка Кушма Штатларында бер укучы кыз бала хиҗаб (шәригать таләпләренә туры килгән кием) кия. Әмма аның мәктәпкә алай килүенә җәмәгатьчелек каршы чыга. Ул бернинди кимсетүләргә, каршылыкларга игътибар итми, яулыгын салмый. Эш судка барып җитә. Иманының ныклыгы, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән ул җиңеп чыга, җәмәгатьчелек аңа теләктәшлек белдерә. Шул көн — 2013 елның 2 феврале Бөтендөнья Хиҗаб көне дип игълан ителә. Татар халкында хиҗаб тарихы ислам кабул иткәннән бирле диярлек яшәп килә, әмма ул гарәп яки кавказ үрнәкләреннән аермалы буларак, татар милли үзенчәлекләрен (калфак, шәл) чагылдырган, — диде үз чыгышында район мөслимәләр берлеге рәисе Гөлсинур абыстай Аксанова, бераз тарихка тукталып. — Совет чорында хиҗаб кию чикләнсә, бүгенге көндә татар җәмгыятендә милли кием элементларын (яулыкны матур итеп бәйләү) дини таләпләр (хиҗаб) белән берләштерү тенденциясе күзәтелә. Хиҗаб хатын-кызның намусын, чибәрлеген һәм сафлыгын саклый, аның мөселман җәмгыятендәге югары дәрәҗәсен һәм тоткан урынын, әдәплелеген күрсәтә. Хиҗаб ир-атларны хатын-кызга карата җитди мөнәсәбәттә булырга этәрә һәм аның янында үзләрен тәртипсез тотуда тыеп кала».
Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучысы Сәфинә Хәбибрахманова һәм Мәрьям Хәләветдинова укыган шигырьләрне, Арпаязның яшь мөслимәләре башкаруындагы мөнәҗәтләрне сокланып тыңладык. «Күңел җылысы — кул эшендә» күргәзмә-сатуда чигүле калфаклар, изүләр, күкрәкчәләр, татар орнаментлы сумкалар (авторлары — Гүзәл Якупова, Римма Закирова, Гөлназ Сабирҗанова), күнне чигеп эшләүче оста Рәмзия Галимҗанова, киез итекне чигү остасы Миләүшә Сәетованың иҗат җимешләре куелган иде. Ә яулык бәйләүнең заманча ысуллары турындагы осталык дәресен Гүзәл ханым үткәрде.
Бәйрәмдә һәркем алып баручы Рәмзия ханым Хөсәенова тарафыннан үз исеменә күп рәхмәт сүзләре ишетте. Татарстан мөслимәләр оешмасы үткәргән «Яулыгым ниләр сөйли» бәйгесе җиңүчеләре Рәсимә Минһаҗева, Гөлфирә Хәбибрахманова, Суфия Мөбарәкова, Рузилә Хәсәнянова да бүләкләнде. Республикакүләм жюри тарафыннан «Булдырды кукмаралылар!» дигән бәяне ишетү күңелгә бик ятышлы булды.
Төбәкне өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Регина Хуҗина үз чыгышында:
«Татарларда хатын-кыз киеменең тарихы — ул дин белән милли традицияләрнең бик матур үрелеше. Татар хиҗабының бер өлеше булып зур көмеш беләзекләр саналган. Хатын-кызлар чәчләрен каплап кына калмыйча, аларны чулпылар белән бизәгәннәр, бу — нәфислек һәм байлык билгесе булган», — диде.
«Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы (җитәкчесе — Зөмәрә Җиһаншина) тарафыннан «Хиҗаб — заманча стиль һәм нәфислек» мөслимәләр модасын тәкъдим итү дә булды.
Бәйрәмне йомгаклап, район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина Кукмара мөслимәләр оешмасына эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларның хезмәтен югары бәяләде.
Күңелләрне сөендереп, Кукмара мөхтәсибәте һәм иганәчеләр тарафыннан Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Рәсимә МИНҺАҖЕВА, Зур Кукмара.
Чыганак: kukmor-rt.ru