ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Менделеевскийда М.Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби викторина үтте
Менделеевскийда М.Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби викторина үтте

Менделеевскийда М.Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби викторина үтте

Татар китапханәсе, «Мирас» татар гимназиясендә, М.Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби викторина үткәрде. Анда шәһәр мәктәпләреннән 5 команда катнашты.

7 турдан торган әдәби уен бик кызыклы узды, укучылар һәр сорауга тырышып җаваплар әзерләделәр. Җавапларны гадел жюри бәяләде.

3 урынны «Ромашкалар» («Мирас» татар гимназиясе) һәм «Егетләр» (1 нче урта мәктәп) командалары;
2 нче урынны «Бәхет» (2 нче мәктәп) һәм «Кызыл ромашка» (4 нче мәктәп) командалары бүлеште.
1 нче урынга «Җәлилчеләр» (Химик-технологик лицей) командасы лаек булды.

Җиңүче командалар дипломнарга һәм баллы бүләкләргә ия булдылар.

Чыганак: mendeleevskyi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*