Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Түбән Новгород өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе активистлары белән очрашты.
Түбән Новгородтагы Татарстан Республикасының сәүдә-иктисадый вәкиле, өлкә татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге делегация килгән иде.
Очрашу барышында Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезне борчыган актуаль мәсьәләләр каралды. Данис Шакиров төбәктәге татар оешмаларының конгресс белән тыгыз элемтәдә торуының мөһимлеген ассызыклады һәм күтәрелгән проблемаларны хәл итү юллары буенча киңәшләрен бирде. Очрашу нәтиҗәсендә алдагы чорга хезмәттәшлек планнары билгеләнде.



