Бүген, 12 март көнне, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Чувашия Республикасына бара.
Васил Габтелгаяз улы Шыгырдандагы “Өч сәхабә мәчете”ндә булачак. Балалар ифтарында актив катнашкан нәни милләттәшләребезне бүләкләү тантанасы күзаллана. Мәчетләрдәге якшәмбе мәктәпләре өчен Изге Коръән китаплары тапшырылачак. Бу чаралар яшь буынны милли-дини рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Сәфәр ахырында Васил Шәйхразыев республика татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашындагы ифтар мәҗлесендә катнашачак.