Уфада өченче тапкыр татарча яшьләр стендапы үтте. Алар 1 апрельне көтеп тормады. Татарча шаярту юнәлешен үстерү теләге кабынган яшьләр өчен шат кәеф кичәсен Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә “Татарча фатирник” оештырды. Бу көнне зур сәхнәгә тәҗрибәсе булганнар белән бергә көлдереп карарга җөрьәт итүче егет-кызлар да чыкты.
Ни гаҗәп, бу яңалыкны күрү теләген арттырып торган 300 сумлык билет хакы да роль уйнадымы, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының кече залы яше, карты белән тулы иде. Нәрсә мөһимрәк: көчме, әллә татар телен белүме, кем көчлерәк: татар хатын-кызларымы, әллә ирләрме, нәрсә текәрәк: чәк-чәкле чәйме? Стендапчылар – татарча шаяртырга яратучы яшьләр – ике йөздән артык кеше белән башка мөһим мәсьәләләр турында фикер алышырга өлгерде, чөнки аларның чыгышларына киңкырлылык хас иде.
Алар арасында саф татарлар һәм яртылаш үзбәк – яртылаш татар, яртылаш мишәр – яртылаш татар дип таныштырган һәм татарча сүгенергә өйрәнгән урыс егете дә бар иде. Татарстан кунаклары – Илнур Илалов, Владислав Шунский Уфа тамашачысына көлкеле күчтәнәч белән килгән иде.
14 яшь кеше татарча стендапта яшьләрчә фәлсәфә корды. Аларга, уен-көлке аша татар телен саклап калырга тырышулары өчен “әфарин”, диясе килә. Чөнки бу стендап та шул максатта оештырылды – телне саклап калу, буыннар арасында элемтәне югалтмау. Моның өчен туган телдә сөйләм, кем әйтмешли, һәр ярыктан яңгырап торырга тиеш.
Татарда юмор бармы ул, гомумән? Тормышта күп. Ә менә сәхнәдә?.. татарча шаярту дигән юнәлеш бездә әле башланып кына килә кебек. Кемнең сәхнәдә шаяртасы килә? Кем оста шаярта белә? Әлегә кадәр без гел көтеп алганы – “Мунча ташы” эстрада театры. Әмма ул икенчерәк жанрда эшли. Ә стендап ул бер хәл яки вакыйгага бәйле үзеңнән көлү осталыгын күрсәтә. Анда стереотип шаяртулардан алып үз тормышыбыз турындагы шаяртуларга кадәр керә. Мондый проектлар актуаль булырга тиеш – бу безнең байлыгыбыз, ди яшьләр.
Татарча стендап – зур һәм җитди юнәлеш. Анда билдән түбән юморга урын юк. Ә сүгенергә өйрәнгән егеткә беренче очракка ташлама ясалса да, иманым камил, бүтән чыгышларында ул бу “байлыкны” кулланмаячак. Татарча стендап әле сынау узучы проектларның берсе, “беренче белен”, диик. Яңа проектның мәдәни киртәләре дә бар, тамашчылары да “иләктәп сөзелеп” килер. Бу проектка кушылучылар кыю һәм примитив шаяртулардан ерак булырга теләүчеләр.
Татарча шаяртуларга карата кызыксыну бар һәм, димәк, татар стендапының киләчәге булыр. Кем әйткәндәй, үз-үзеннән көчле кешеләр генә көлә ала. Әмма алар шуның белән үзләреннән көлдермәслек киртә кора.
Сәламәт тормыш алып баручы, башкаларны шуңа өндәүче яңа буын туган телне саклауның төрле вариантларын сынап карый. Шуңа күрә бар яңаны бетереп ташларга ашыкмый, сынап карарга кирәктер. Ә инде бу көнне узган стендапка өлкән яшьтәге тамашачыларның да уңай кайтавазлары, арытаба үсеш теләүләре яшьләргә “аяк астын” тоярга ярдәм итәр.
Алсу Гәрәева.
Чыганак: omet-rb.com