8 март көнне Пенза өлкәсенең «Кувака» ресторанында хатын-кызлар ифтары узды. Анда 75 кеше катнашты.
Бу чара инде икенче ел рәттән оешма хуҗасы Э.К. Аджигитова һәм Пензаның «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздырыла. Ифтарга табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар, эшмәкәрләр, сәламәтлеге чикләнгән кешеләр, банк хезмәткәрләре, администрация чакырылган иде.
«Кувака» компаниясе генераль директоры К.А.Девликамов, «Кувака» рестораны хуҗабикәсе Э.К.Аджигитова, Пензаның «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Э.Х.Васильева, Каменский районы хакимияте башлыгы урынбасары О.А.Логачева, Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе В.Ф.Мөхәммәтҗанова кунакларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Ифтар бик күңелле үтте: Пенза финанс-икътисад институты студенты Әминә алып баручы иде һәм Коръән сүрәләрен укыды. Апалы-сеңелле Флүрә һәм Динара Бареевалар Аллаһ исеме белән мөселман нашидларын җырладылар. Ислам нигезләрен белү буенча викторина үткәрделәр, кунакларның Рамазан ае темасына чыгышларын тыңладылар. Гөлирә абыстай догалар укыды. Аннары кунакларны ифтарның мизгеле көтә иде: «Кувака» ресторанының затлы өстәлләре, моның өчен без аның хуҗабикәсе Эльмира Камильевнага бик рәхмәтлебез. Чараны Камил Абдулла улы Девликамов йомгаклап, әлеге ифтар оешмасына эзерләнүгә югары бәя бирде.
Эльмира Васильева, Пензаның “Ак калфак” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе.



