ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Миләшкәй”дә балалар милли мәдәниятләрне өйрәнә
“Миләшкәй”дә балалар милли мәдәниятләрне өйрәнә

“Миләшкәй”дә балалар милли мәдәниятләрне өйрәнә

Чардаклы район үзәгенең “Рябинка” – “Миләшкәй” балалар бакчасында “Очрашулар” дип исемләнгән милли бәйрәм гөрләп узды. Халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелгән әлеге чара татар мәдәниятенә багышланган иде.

“Рябинка”га төрле милләт балалары йөри, алар арасында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар да бар. Биредә белем һәм тәрбия алучы нәниләрнең 30 проценттан артыгы татар милләтеннән икән. Әлеге балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр һәм техник хезмәткәрләрнең дә 50 проценттан артыгы үзебезнекеләр, ягъни татарлар булып чыкты. Бакчабыз коллективының күпмилләтле булуын исәпкә алып, этномәдәни компонентлы тәрбия бирү программасын тормышка ашыруга керештек, ди балалар бакчасының мөдире Светлана Шаброва. Ел дәвамында рус, татар, чуваш һәм мордва мәдәниятенә багышланган чаралар уздыруны күптән инде традициягә керткәннәр. Ә Халыклар бердәмлеге көнендә Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын чагылдырган милләтара бәйрәм гөрләп үтә икән. Светлана Владимировна үзе мордва милләтеннән. Өлкә мордва милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегендә актив катнаша. Күптән түгел мордва мохтариятенең Чардаклы бүлекчәсе рәисе итеп сайлап куйганнар. Кызганычка, ана телемне начар беләм, бала вакытта өйрәтмәгәннәр, югыйсә, һәрбер кеше үзенең туган телендә сөйләшергә тиеш, ди Светлана Шаброва. Ул “Рябинка” белән хезмәттәшлек итеп, методик ярдәм күрсәтүләре өчен татар, чуваш һәм мордва автономияләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Бергә һәм бердәм булып, илебезнең киләчәген – балаларны чын патриотлар итеп тәрбияләргә тиешбез, диде мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе җитәкчесе.

Татар бәйрәменә тәҗрибәле тәрбияче Луиза Султанова җитәкчелегендә ныклап әзерләнгән малайлар һәм кызлар “Очрашулар”да катнашучы кунакларны һәм әти-әниләрен телеңне йотарлык тәмле бавырсак белән сыйладылар. Аннары иҗатка тартылучы сәләтле балалар онытылып китеп, рәхәтләнеп үзебезчә – татарча җырладылар һәм биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Дөрес, дистәләгән бала арасыннан бары тик башына кәләпүш кигән бер малай гына татарча сүзләрнең мәгънәсен аңлап, татар хәрефләрен дөрес әйтеп җырлады һәм сөйләде. Димәк, фәкать шул бала гына гаиләсендә якыннары белән татарча аралаша булып чыга. Балалар олы горурлык хисе белән Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы турында сөйләделәр һәм ялкынлы шигырьләрен яңгыраттылар. Алар яраткан тәрбиячеләре Луиза Гаяс кызы белән бергә кунакларны татар халык ашлары һәм гаилә шәҗәрәләре күргәзмәсе белән дә таныштырдылар. Балалар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабайлары үзләренең нәсел агачларын өйрәнүгә бик теләп алындылар, нәтиҗәдә менә шундый матур, бай эчтәлекле, һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек күргәзмә килеп чыкты, дип сөенече белән уртаклашты Луиза Гаяс кызы. Ул татар балалары белән беррәттән, башка милләт малайлары һәм кызларының да татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынулары, милли биюләребезне өйрәнүләре хакында да горурланып сөйләде.

Чардаклы районы мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Елена Тимагина “Рябинка” коллективының этномәдәни компонентлы тәрбия бирү программасын тормышка ашыруына уңай бәя бирде. Бүген “Рябинка”да Халыклар бердәмлеге елына бик тә матур старт бирелде, диде Елена Александровна. Ул әлеге балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр өчен өлкә семинарын уздырырга тәкъдим итте. Ульяновск өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова бу тәкъдимне хуплап, милли мәдәниятләрне таныту юнәлешендә зур тырышлык куючы тәрбиячеләргә өлкә татар автономиясенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында “Кораблик” группасы тәрбиячесе Луиза Султанова белән бакчаның аш пешерүчесе Гөлнур Абдулганиева да бар иде. Ә “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов балалар мәктәпкә баргач ана (татар) теле дәресләренә йөри алсыннар өчен, аларга туган телне гаиләдә һәм балалар бакчасында өйрәтү кирәклеге турында җиткерде. Татар автономиясенең Чардаклы район бүлекчәсе рәисе Җәүдәт Мубинов “Рябинка” балаларының барлык милли-мәдәни чараларда, Сабантуй бәйрәмендә иҗади осталыкларын күрсәтүләре хакында сөйләде. Әлеге балалар бакчасы – район автономияләренең терәге һәм таянычы, без озак еллардан бирле аңлашып, кулга-кул тотынышып эшлибез, диде ул. Җәүдәт Абдулла улы “Рябинка”га истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Чардаклының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Венера Залялетдинова РФ Президентының мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылган “Татар халкының риваятьләре – күлләр төбәгенең үзәгендә” проекты белән таныштырып үтте һәм тәрбиячеләрне татар мәдәнияте фестивалендә, гаилә шәҗәрәләре конкурсында катнашырга чакырды. Ульяновск өлкә мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе Владимир Сафонов күрше Татарстанның Тәтеш районында туып үскән, шуңа күрә татар мәдәнияте һәм сәнгате белән бала вакытыннан ук таныш. “Рябинка” коллективына зур рәхмәт – өлкәдәге төп халыкларның – рус, татар, чуваш һәм мордва мәдәниятенә тигез карыйлар, диде ул. Өлкә чуваш милли-мәдәни автономиясе активисты, “Еткер” телетапшырулары редакторы һәм алып баручысы Екатерина Лашманова да тумышы белән Татарстаннан булып чыкты. Ул очрашуга музыкаль күчтәнәч алып килгән – Салават репертуарыннан “Уфтанма” җырын өч телдә – русча, татарча һәм чувашча башкарды. Хәзер әлеге җырның сүзләрен мордва теленә тәрҗемә итү өстендә эшлим, диде Екатерина. Ә төбәгебезнең танылган рәссамы Иршат Алмакаев әлеге балалар бакчасында нәниләр өчен рәсем ясау буенча остаханә – мастер-класс үткәрергә теләк белдерде.

“Очрашулар” татар халык ашларыннан сыгылып торган чәй табыны артында тәмамланды. Милли сый-нигъмәтләрне аш-суга оста поварларыбыз һәм бакча тормышында актив катнашучы уңган әниләребез әзерләде, аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә, диде “Рябинка”ны әйдәп баручы Светлана Шаброва.

Хәзер инде “Рябинка”ның күпмилләтле коллективы рус, чуваш һәм мордва мәдәниятенә багышланган бәйрәмнәргә җиң сызганып әзерләнә. Әлеге балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре һәм йолалары, аш-сулары һәм киемнәре, милли һәм дини бәйрәмнәре белән якыннан танышып, дус-тату, аңлашып, бер-берсенә таянып яшәргә өйрәнеп үсәләр.

Исхак ХӘЛИМОВ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*