ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр: Актанышта «Үз эшең» проекты гамәлгә ашырыла
Яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр: Актанышта «Үз эшең» проекты гамәлгә ашырыла

Яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр: Актанышта «Үз эшең» проекты гамәлгә ашырыла

Актаныш районында яшь буын өчен үсеш мөмкинлекләре булдыру юнәлешендә эш актив дәвам итә. Бу эштә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты зур роль уйный. Әлеге проект кысаларында яшьләргә төрле мөмкинлекләр ачыла: түгәрәкләрдә шөгыльләнү, грантларда катнашу, яшьләр үзәкләрендә иҗади эшчәнлек алып бару, лагерьларда ял итү, конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашу.

2026 елда да милли проект кысаларында мәктәпләр төзелеше дәвам итә, алдынгы инженер мәктәпләре һәм балалар өчен өстәмә белем бирү үзәкләре үстерелә, заманча яшьләр киңлекләре булдырыла, зур фестивальләр һәм белем бирү чаралары оештырыла.

Актаныш районында бу мөмкинлекләрнең ачык мисалы булып «Яшьлек» яшьләр үзәге эшчәнлеге тора. Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәмендә үзәк яңа концерт җиһазлары кайтты.

Әлеге яңарыш төрле мәдәни һәм белем бирү чараларын оештыру мөмкинлекләрен киңәйтә, аларны тагын да сыйфатлырак һәм кызыклырак итеп үткәрергә ярдәм итәчәк.Яңа җиһазлар «Үз эшең» дип аталган грант проекты кысаларында алынды. Бу — авыл яшьләре өчен профориентация программасы.

Проектның төп максаты — бер ай дәвамында мастер-класслар үткәреп, 500дән артык яшь кешене төрле һөнәрләр белән таныштыру һәм аларга практик күнекмәләр бирү.

Ләйсән Газизова.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*