Әтнә районы Күлле-Киме авыл китапханәсенә йөрүче 2-7 сыйныф кызлары өчен “Хатын кыз – илаһи зат” дип исемләнгән әхлакый чара үтте.
Ветеран укытучы, китапханәче, Нүрия апа Самигуллина кызларга бик аңлаешлы, үтемле итеп илаһи зат булу кагыйдәләрен аңлатты, матур әдәбияттан, Коръәннән мисаллар китерде.
Сылу белән Аниянең жырлавы, кызларның милли биюләре, китапханәче Энҗенең темага туры китереп сөйләгән шигырьләре чарага бизәк булды.
Мондый чаралар китапханәдә тагын планлаштырылуын укучылар зур шатлык итеп кабул иттеләр. Югары дәрәҗәдә әзерлекле кичә һәркемгә рухи азык булды.
Чыганак: atnya-rt.ru