XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты арасында үзара хезмәттәшлек хакында килешүгә кул куелды. Документны ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников имзалады. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.