Бөек шагыйребез Тукайның 140 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Кичә, 28 апрель көнне Тукай әдәби музее музеенда Габдулла Тукайның олугъ юбилеена багышлап яңартылып төзелгән альбомны тәкъдим итү чарасы узды.
Әлеге чарада фән эшлеклеләре, җитәкчеләр, галимнәр, нәшрият хезмәткәрләре, язучылар катнашты. Тукай әдәби музее җитәкчесе Гүзәл Төхвәтова әлеге затлы альбомның текст авторы һәм фәнни консультанты буларак, басмага кертелгән яңа мәгълүматлар турында чыгыш ясады. Чарадагы һәр кунак Тукай турында әлеге хезмәтнең әһәмиятенә һәм кирәклегенә басым ясадылар.
Китап тәкъдим итү кичәсендә Тукайның ерак туганы журналист Риман ага Гыйлемханов, шагыйрьнең туганнары хакында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.
Альбомда шагыйрьнең әсәрләреннән матур сурәтләр, иҗаты һәм тормышы турында яңа кызыклы мәгълүматлар урын алган. Бу басма киң катлам укучыларына, яшь буынга бөек шагыйрь әдәби һәм мәдәни мирасы белән кызыксынучыларга бик файдалы булыр.
Гөлшат Әюпова