ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казан шәһәр филармониясе сценарий язучылар конкурсы игълан итте
Казан шәһәр филармониясе сценарий язучылар конкурсы игълан итте

Казан шәһәр филармониясе сценарий язучылар конкурсы игълан итте

«Казан шәһәр филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе иҗади проектлар, мюзикллар һәм шоу-программалар өчен сценарий язучылар бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итә.

Конкурсның максаты — талантлы авторларны ачыклау, милли сәнгатьне үстерү һәм яңа иҗади инициативаларга ярдәм итү.

Әлеге бәйгедә яшенә, белеменә һәм һөнәри эшчәнлегенә карата таләпләр юк, теләк белдерүче һәркем катнаша ала, ди оештыручылар.

Тәкъдим ителгән эшләр компетентлы жюри тарафыннан каралачак. Иң яхшы сценарий авторларына кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Татар яки рус телендә язылган сценарийны 2026 елның 1 сентябренә кадәр atkazan97@mail.ru электрон почтасына юлларга кирәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*