Татар хатын-кызы – тормыш чишмәсе. Аның җир йөзендәге бөек вазифасын – бала
тудыру, кешелекнең яшәешен дәвам итүне аңа Аллаһы Тәгалә Үзе билгеләгән. Безне дус
халык, күп милләтле бердәм ил иткән буыннар дәвамчылыгы нәкъ менә хатын-кыз
тырышлыгы белән гамәлгә аша.
Безнең як – татарлар компакт яшәгән төбәк буларак билгеле һәм милләтебезнең
мәдәниятен саклауга юнәлтелгән җитди чаралар ел дәвамында оештырыла килә.
Шуларның берсе – ел саен көтеп ала торган “Нижгарбикә” конкурсы. Төп максаты – татар
хатын-кызларының күркәм сыйфатларын, сәләтен күрсәтү, халкыбызның телен, гореф-
гадәтләрен, йолаларын саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән бу күләмле, мөһим чара 17
апрельдә инде тугызынчы мәртәбә Кочко-Пожар мәдәният йортында узды.
“Нижгарбикә-2026” быел да шушы конкурсның чишмә башында торучыларның берсе, аңа
исем уйлап тапкан, авылының мәдәни тормышын торгызуга күп көч-тырышлыгын куйган,
әмма Аллаһы язмышы белән арабыздан бик иртә китеп барган әлеге мәдәният учагының
сәнгать җитәкчесе Эльвира Әхмәт кызы Мусинаның якты истәлегенә багышланды. Бу
тәкъдим 7 ел элек Эльвира белән бергә конкурсны башлап җибәрүче hәм хәзерге көндә
дә аны тиешле дәрәҗәдә дәвам итүче аккалфаклылар Зилә Ардинат кызы Ахмадуллина
hәм Наилә Аманулла кызы Жиһаншина тарафыннан кертелде hәм башкалар аны
берсүзсез кабул итте.
Оештыручылар һәм катнашучы ханымнар
Конкурс өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе, татар хатын-
кызларының өлкә “Ак калфак” оешмасы, Нижгар татарлары конгрессы, Кочко-Пожар
мәдәният йорты оештыруында, өлкә “Туган як” газетасының мәгълүмати ярдәме белән
узды.
Быелгы конкурста җиде сөйкемле, мөлаем, берсеннән-берсе уңган ханым – Спас округы
Тукай һәм Татар Моклокасы авылларыннан Гүзәлия Шакерова белән Гализә Кукаева,
Кызыл Октябрь округы Семочки авылыннан Светлана Хайруллина, Кнәген округы Ыргу
авылыннан Алсу Нивмятуллина, Сергач округы Анды һәм Кочко-Пожар авылларыннан
Галия Айсина белән Лилия Летфуллина, Пильна округы Сафаҗай авылыннан Зөлфия
Исхакова катнашырга теләк белдерде. Аларның һәрбересе алда торган сынауларны
горур үтеп чыгачагына ышанды.
Бу көнне Кочко-Пожар мәдәният йорты кырмыска оясын хәтерләтте: өлкәнең татарлар
компакт яшәгән төрле округларыннан килгән катнашучы хатын-кызлар, аларның булышу
төркемнәре һәм җанатарлары, тамашачылар, чакырылган кунаклар, бәйгенең элекке
җиңүчеләре, татар иҗтимагый оешмалары әгъзаларының аралашуы, шатлыклы
күрешүләр бәйрәм тантанасы тудырды.
Конкурсны ачу мизгелләре
“Нижгарбикә” бәйгесен җирле балалар бакчасының тәрбияләнүчеләре башлап җибәрде –
нәни балалар әниләре белән Россиядә халыклар бердәмлеге елына багышланган,
чуваш, татар һәм рус мәдәниятен чагылдырган җырлы-биюле бик матур музыкаль
композиция күрсәтте һәм алар башкаруында ук яңгыраган Дәүләт Гимнын тамашачылар
баскан килеш тыңлады.
Әлеге чараның алыштыргысыз алып баручысы Альбина Әндәрҗанова кереш сүздән соң
барча халыкны җылы сәламләп, бәйгене рәсми рәвештә ачып җибәргәч, сәхнәгә
мөхтәрәм кунаклар – өлкә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә
Ахмадуллинаны һәм Сергач муниципаль округы мәдәният, сәнгать һәм туризм идарәсе
җитәкчесе Ирина Трофимованы чакырды.
Зилә Ардинатовна белән Ирина Сергеевна бу көнне сәхнәгә чыгучы гүзәл затларга
уңышлар, ә тамашачыларга күңелле ял һәм яхшы кәеф теләде.
Оештыручылар тарафыннан тупланган абруйлы жюри составында Казан кунаклары,
Татарстанның атказанган артисты Нурзадә, күптөрле конкурслар дипломанты, виртуоз
баянчы Данис Мөхәммәдиев, гомерлек педагог, Татарстанның атказанган укытучысы
исемен йөртүче шөбилеле Рушания Абрахимова, махсус хәрби операция ветераны,
“Геройлар. Түбән Новгород өлкәсе” программасы катнашучысы Равил Равилов һәм
Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Алсу Садекова эшләде, ә исәп-хисап
эшләрен, һәрвакыттагыча, “Нижгарбикә-2016” җиңүчесе Гөлнара Нәвретдинова алып
барды.
Биремнәр
Төп чараны яктыртуга күчсәк, конкурсанткалар бу көнне биш биремдә үзләренең
осталыкларын исбатларга тиеш иде. Жюри әгъзалары аларны сәхнәдә үз-үзләрен тотукультурасын, артистлык сәләтен, эмоциональлек, костюм, музыкаль бизәлеш,
оригинальлек һ.б. исәпкә алып, һәр биремне “биш” баллы система буенча бәяләде.
Бәйгенең беренче, “Визит карточкасы” өлешендә, катнашучылар презентация фонында
төрле алымнар кулланып, шигъри формада, сәхнә күренеше ярдәмендә, гаилә
тарихындагы әһәмиятле вакыйгаларны ассызыклап, үзләре, гаиләләре, җан шөгыльләре
белән таныштырды, шәҗәрә агачын тәкъдим итеп, буыннар хәтерендә аның мөһимлеген
билгеләп үтте, СВОга ярдәм итү темасы, милләтебез сандугачы Габдулла Тукайның
тууына 140 ел тулу да игътибарсыз калмады.
“БеZ ceZнең белән” биреме кысаларында ханымнар СВОда катнашучы хәрбиләргә бер
ярдәм һәм файда булыр дип, сарык һәм хәтта кәҗә йоныннан күңел җылысын кушып
бәйләгән оекбашлар, үзләре ясаган окоп шәмнәре, шулай ук үзләре теккән эчке киемнәр,
Россия байрагы, чиккән сөлгеләр, азык-төлек җыелмалары, шифалы үлән чәйләре
катнашмасы, казы, өйдә кайнаткан шикәр һәм махсус кечкенә банкаларга тутырып
чикләвекле бал да китергән иде. Конкурс катнашучылары үзкуллап эшләгән әйберләрен
төрле иҗади формада тәкъдим итте.
Хәзерге заманда яулык яки тюрбан бәйләү бик популярлашып китте. Шуңа өченче бирем
“Матур итеп яулык бәйләү” дип билгеләнгән иде һәм һәрбер катнашучы ханым нәкъ менә
үз ысулын кулланып, яулык бәйләүнең серләрен ачты һәм матурлык тудыру буенча дәрес
бирде.
Нинди генә хатын-кызлар бәйгесе булмасын, ул беркайчан да диярлек иң тәмле булган
“Хуҗабикә” биременнән башка узмый. Бу юлы да чыгарма булмады, уңган-булган,
тормыш тәҗрибәсен шактый туплаган ханымнар үзләренең аш-суга осталыкларын
күрсәтте, кулинарлык сәләтләрен ачты. Алар кәкәш-пироглар, өчпочмак, кош теле, чәкчәк,
катлама-пончик, пәрәмәч һәм күптермәне телеңне йотарлык итеп пешереп кенә
калмыйча, матур гына фото яки видеосюжет, шигырь, җыр-бию ярдәмендә тәкъдим итте,
һәрбересе үзенә генә хас булган рецептлары белән дә таныштырды. Бу биремнең
ахырына жюриның өстәле һәм тагын берничә өстәл татар халкының милли рухын
саклаган күптөрле камыр ашлары белән тулды, кемнең нәрсә китергәнен тулысынча истә
дә калдырып булмады. Гадәттәгечә, мондый биремнәр һәрвакыт югары бәяләнә иде, ә
менә бу юлы жюри әгъзалары балларга бераз саранрак булды, ахры, чөнки ара-тирә
“дүртле” билгеләре дә күренде. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, әлеге күптөрле камыр
ризыклары конкурсның икенче көнендә үк автономия әгъзалары тарафыннан Мулинодагы
госпитальдә дәваланучы хәрбиләргә илтеп тапшырылды. Ә катнашучы кызларыбызныңикенче биремдәге кул эшләнмәләре, бозылмый торган ризыклар, бал, казы, окоп шәмнәре, оекбашлар, Ыргу hәм Моклока хатын-кызлары махсус китергән ризыклар алгы
сызыктагы сугышчыларга озатылды.
Тамаша кызганнан-кыза барды. Биремнәр алмашынып, ханымнарны сыный, ә мөхтәрәм
жюри аларга үз бәяләрен бирә торды.
Бәйге җыр-моңга да бай булды. Биремнәр арасында тамашачылар үзешчән
артистларның чыгышларына алкышлап утырды. Җырчы Нурзадәнең дәртле җырлары
тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Шулай ук танылган артист Данис
Мөхәммәдиевнең баянда уйнавы һәм матур җырлавы ямь өстенә ямь булды. Моклокалы
Хамдия Мәсумова һәм сафаҗайлы Шәмилә Айнетдинова, Галия Мусинаның җырлавын,
Кочко-Пожар мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Тамчы” төркеменең биюен халык
тын да алмыйча тыңлады һәм карады.
Ниһаять, чират соңгы, иң күңелле “Иҗади бирем”гә дә җитте. Катнашучы хатын-
кызларның һәрбересе бу биремне дә лаеклы ерып чыкты. Бу юлы ханымнарның һәркайсы
иҗади номер итеп җыр сайлаган иде.
Шуның белән конкурс программасы тәмамланды. Афәрин, бәйге барышында
катнашучыларның берсе дә югалып калмады, һәрбер биремдә лаеклы чыгыш ясады һәм
шуның белән безнең татар хатын-кызларының матур да, тыйнак та, зирәк тә икәнлеген
һәм уңган-булганлыгын да раслады. Бәйгене караган тамашачы моңа инанып, сокланып
утыргандыр, чөнки сокланмый мөмкин дә түгел иде.
Нәтиҗәләр һәм бүләкләү
Бу көнне сәхнәдә төбәгебезнең иң яхшы, иң көчле хатын-кызлар командасы һәрьяклап үз
сәләтләрен күрсәтте, шуңа жюрига дөрес, гадел карар кабул итәргә бик үк җиңелләрдән
булмагандыр. Мондый бәйгедә катнашу, көч сынашу, әлбәттә, бик күп энергия, тырышлык
таләп итә. Сәхнә түренә чыгарга тәвәккәлләгән, “Нижгарбикә” булуга дәгъва кылган
һәрбер хатын-кыз, һичшиксез, җиңүче инде, ләкин конкурс шартлары буенча бу исем тик
бер катнашучыга гына бирелә.
Конкурсанткаларны һәм тамашачыларны нәтиҗәләр белән таныштырганчы, тагын бер
әһәмиятле эш башкарылды. “Туган як” газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗанов
2025 ел нәтиҗәләре буенча “Ел хатын-кызы” исеменә лаек булган “Нижгарлар”
телевизион проектының авторы һәм алып баручысы, сафаҗайлы Зөлфия Сәмиуллинага шул турыда Диплом, традицион бүләк – мөлаем татар хатын-кызын гәүдәләндергән матур
курчак һәм кәрзиндә чәчәк бәйләме тапшырды.
Бу юлы тагын бер үзенчәлекле гамәл булды – Кочко-Пожар клубының үзешчән “Чулпан”
төркеме катнашучысы Адилә Үмәрова төркемдәшләре тарафыннан “Иң яхшы җырчы” дип
табылган Светлана Хайруллинаны истәлекле бүләк белән сөендерде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, “Үз эшенең остасы” номинациясендә Светлана Хайруллина
җиңүче дип табылды, Алсу Нивмятуллина “Уңган хуҗабикә” исеменә лаек булды, “Иң
сәләтле хатын-кыз” номинациясендә Галия Айсина җиңү яулады, Гализә Кукаева “Иң
ягымлы хатын-кыз”, Гүзәлия Шакерова “Иң зирәк хатын-кыз” номинацияләре җиңүчеләре,
“Тамашачы мәхәббәте” исеменә Зөлфия Исхакова ия булды. Ә “Нижгарбикә-2026” исеме
хаклы рәвештә Лилия Летфуллинага бирелде, аңа Зилә Ардинат кызы күз явын алырдай
матур жилет, ә махсус бүләк – җиңүче таҗы – калфакны аңа мәрхүмә Эльвира Әхмәт
кызының гаиләсе исеменнән аның тормыш иптәше Ибраһим Мусин кидерде, ә кызы Галия
Хөсәиншина үз гаиләсеннән кыйммәтле бүләк тапшырды.
Катнашучыларның һәрбересенә Сергачтагы “Континент” сәүдә үзәге генераль директоры
Фаил Хамзиннан чәчәк бәйләмнәре, Сергач татарлары автономиясеннән “Ситилинк”
көнкүреш техникасы кибетенә сертификатлар, үз номинацияләрендә Дипломнар, Нижгар
татарлары конгрессы исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Кайбер катнашучыга
җан юлдашлары, хезмәттәшләре тарафыннан бирелгән чәчәк бәйләмнәре, махсус
бүләкләр чараның матур мизгелләренең берсе булды.
Кочко-Пожар мәдәният йортында уздырылучы төрле чараларга даими финанс ярдәм
күрсәтеп килүче кочкопожарлы шәхси эшмәкәр Карина Жианшина өлкә татар
автономиясе исеменнән Рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Бу көнне узган бәйге, чын мәгънәдә, милләт һәм мәдәният бәйрәменә әверелде. Барлык
катнашучыларга, оештыручыларга, спонсорлар – автономиянең Сергач округындагы
җирле бүлекчәсе йөзендә Рәшит Хасановка hәм Фәрит Аймалетдиновка, Сергачның
ФСКсы җитәкчесе Шамил Алешинга, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап
калуга зур өлеш керткән һәркемгә чиксез рәхмәт.
Мәдәният йортын тематика буенча тиешле итеп бизәгән, матур музыкаль паузалар
әзерләгән, чәй табыны төзүне үз өстенә алган Мусиннар-Хөсәиншиннар гаиләләренә,
халыкны берөзлексез кайнар чәй белән тәэмин итеп торган Кочко-Пожар мәдәният йорты
коллективы хезмәткәрләренә, кайнар аш чыгымнарын түләгән өлкә татар автономиясенә, искиткеч танып-белү күргәзмәсе оештырган җирле балалар бакчасы мөдире һәм
тәрбиячесе Алсу Әхмәтбаева белән Венера Фәхретдиновага рәхмәтләрнең олысы.
Тулаем алганда, конкурс югары дәрәҗәдә, зур оешканлыкта бию, шигырь, җырлар белән
үрелеп, бик күңелле атмосферада үтте. Катнашучылар да, бәйгене карарга килгән
кунаклар да бик күп уңай эмоцияләр алды.
Күпме көткән, никадәр әзерләнгән вакыйга йөрәкләрдә мәңге онытылмаслык хатирә,
хисләр калдырып, берничә сәгать эчендә узды да китте. Шулай итеп, гүзәл
затларыбызның осталыгын, матурлыгын, батырлыгын һәм уңганлыгын күрсәткән тагын
бер конкурс артта калып, үзенең үзенчәлекләре һәм төсмерләре белән тарихыбыз
сәхифәләренә язылды. Милли рухтагы шундый чаралар алга таба да булып торсын,
халкыбызның күркәм традицияләре яшәсен, онытылмасын иде.
Әлегә сау булыйк, Аллаһы боерса, киләсе елга кабат Кочко-Пожарда “Нижгарбикә-27”
бәйгесендә очрашырбыз!
Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА.
Илнар Садеков фотолары.