ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида мәшһүр шәхесләргә багышланган китапларны тәкъдим итү чарасы үтте
Ульяновскида мәшһүр шәхесләргә багышланган китапларны тәкъдим итү чарасы үтте

Ульяновскида мәшһүр шәхесләргә багышланган китапларны тәкъдим итү чарасы үтте

Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәгендә мәшһүр хәйрияче-фабрикант Акчуриннар һәм танылган хәйрияче-эшмәкәр Эдуард хаҗи Ганеевка багышланган китапларны тәкъдим итү чарасы узды. Анда зыялылар, галимнәр, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Яңа шәһәрнең 64 нче мәктәбе укучылары ерак юлны якын итеп Казаннан кадәр килгән шәрәфле кунакларны чәкчәк белән каршы алды. Аннары алар шәһәребезнең Татар мәдәният үзәге каршындагы мәйданда урта гасыр болгар-татар шагыйре, “Кыйссаи Йосыф” әсәренең авторы Кол Гали һәйкәле янына чәчәкләр куйдылар. Һәйкәл каршына басып истәлеккә фотосурәткә төшкәннән соң, кунакларны “Сембер сәүдәгәрлеге” (“Симбирское купечество”) музее буйлап мавыктыргыч экскурсия көтә иде. Биредә менә ярты елга якын инде хәйрияче-фабрикант Акчуриннарга багышланган ифрат та бай эчтәлекле экспозиция эшләп килә. “Сембер” бизнес-клубы һәм өлкә татар автономиясе ярдәмендә оештырылган әлеге экспозициядә сәүдәгәр Акчуриннарның Зөя Башы авылы музейханәсендә сакланучы шәхси әйберләре, шул исәптән кулдан язылган Коръән китабы урын алган. Кызганычка, илебез экономикасы үсешенә, аның оборонага сәләтен ныгытуга бәһасез өлеш керткән данлыклы фабрикантларның матди һәм рухи мирасы юкка чыгып бара, Зөя Башында алар яшәгән йортлар ташландык хәлдә дисәк тә була, дип тирән борчылуын белдерде экскурсовод. Кунаклар шулай ук Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчетендә һәм “Сальсабиль” балалар үсеше үзәгендә булырга да өлгерделәр. Әлеге үзәктә балаларга дөньяви һәм дини белем, әхлакый тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Үзләренең улларын һәм кызларын “Сальсабиль”га бирергә теләүче әти-әниләр саны елдан-ел арта бара, шуңа күрә күршедә генә тагын бер бина салырга ниятләдек, дип сөенече белән уртаклашты мәчетнең имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов. Тарихи мәчеттә җәмәгать белән бергә өйлә намазын укыганнан соң, Казаныбыз вәкилләре Яңа шәһәргә, Ислам мәдәни-агарту үзәгенә юл тотты.

Мәшһүр хәйрияче-фабрикант Акчуриннар һәм танылган хәйрияче-эшмәкәр Эдуард хаҗи Ганеевка багышланган китапларны тәкъдим итү чарасы Коръәни-Кәримнән сүрә уку белән башланып китте. Аннары өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин төбәгебездәге татар авылларының тарихын өйрәнү, күренекле якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү һәм Сембер татарларының данын еракларга тараткан шәхесләрнең рухи мирасын саклап калу юнәлешендә башкарылган эшләр белән таныштырып үтте. Ә Губернатор администрациясенең милли һәм дини эшләр буенча идарәсе начальнигы Сергей Паховский шәрәфле кунакларны төбәгебез башлыгы Алексей Русских исеменнән сәламләп, тарихи хәтерне саклап калуга зур өлеш кертүләре өчен сәүдәгәр Акчуриннар белән меценат Эдуард Ганеевка багышланган китаплар авторларына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Яшь буынны илебез һәм милләтебез хәзинәсе булган менә шундый мәшһүр шәхесләр үрнәгендә тәрбияләргә тиешбез, диде Губернатор администрациясе вәкиле. Ульяновск өлкәсенең тарих һәм мәдәният институты җитәкчесе Сергей Прокопенко исә сөенечле хәбәре белән бүлеште: шәһәр округына керүче Кувшиновка авылының яңа урамына Акчурин исеме бирелгән. Кайсы Акчурин хөрмәтенә биргәннәр, анысы билгесез, дип белдерде галим. Ул өлкәнең дәүләт архивында Сембер губернасының Буа өязенә кергән татар авыллары турында шактый мәгълүматлар саклануы турында тәфсилләп сөйләде. Гарәп графикасы нигезендә язылган кыйммәтле документларны укый белүчеләр генә юк, диде тарих фәннәре докторы. Татарстан Республикасы “Җыен” фондының башкарма директоры Фуат Рәфиковның чыгышы да күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Соңгы елларда “Җыен” фонды “Шәхесләребез” сериясеннән 150дән артык китап чыгарган. Әлеге сериягә керүче “Акчуриннар” китабы якташыбыз – тарих фәннәре докторы, профессор Наил Таиров тырышлыгы белән әзерләнгән. Аңа танылган галимнәр Илдус Заһидуллин белән Дания Заһидуллина ярдәм иткәннәр. Беренче татар хатын-кыз журналисты Зөһрә Акчурина, беренче профессиональ татар рәссамы Хәдичә Акчурина, бертуган Рәсим һәм Ренат Акчуриннар – шушы данлыклы нәсел вәкилләре, дип хәбәр итте Фуат ага. Ә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов меценат буларак сәүдәгәр Акчуриннар эшен дәвам иттерүче Эдуард Ганеевның татар милләтен, Иске Кулаткы төбәген дөньяга танытуга бәһасез өлеш кертүен билгеләп үтте. Ел саен халкыбыз зыялыларын, дин әһелләрен чакырып, “Кулаткы укулары” үткәрде, шулай ук “Түгәрәк уен” фестивален һәм Бөтенроссия авыл Сабан туен оештырды, бу эшләргә һәрчак ихлас күңел белән алына иде, диде Фәрит Фәиз улы. Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин исә әлеге чараны оештыру максатында күп көч куйган мәхәллә рәисе Рафаэль хаҗи Назмутдиновка рәхмәтен ирештерергә ашыкты.

“Мәдрәсәбез мөгаллиме, галим Наил Таировның фабрикант Акчуриннар турында икенче китабы да әзер инде. Дөньяви һәм дини уку йортлары булдырган, мәчет-мәдрәсәләр төзеткән, татарны таныткан әлеге затлы вә зыялы нәселне онытырга хакыбыз юк. Ульяновскида Акчуриннар музее булырга тиеш! Ә Эдуард хаҗи Ганеев – Акчуриннар эшен дәвам иттерүче. Ул мәчетләр салдырды, мәдрәсәләргә ярдәм итте. “Хансөяров укулары”н үткәрүгә бәйле чыгымнарны үз өстенә алды. Анда хәзер инде бакыйлыкка күчкән Сәүбән хәзрәт Сөләйманов, Вәгыйзь хәзрәт Яруллин, Вәлиулла хәзрәт Якупов, фән докторы Марсель Әхмәтҗанов кебек күренекле шәхесләр катнашты”,- дип белдерде Ильяс хәзрәт.

Ә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Зөлфәт Мингалиев яңа гына табадан төшкән “Кулаткы укулары” китабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Эдуард хаҗи Ганеевның тормыш юлы безнең өчен гыйбрәт, тәҗрибә һәм рухи мирас, диде ул. Зөлфәт хәзрәт китапны чыгаруда ярдәмнәре өчен Эдуард Әнвәр улының туганнарына, кияве белән кызына рәхмәт белдерде.

“Акчуриннар” китабын төзүче галим Илдус Заһидуллин күренекле якташыбыз Наил Таировның бөтен гомерен сәүдәгәр Акчуриннарны шәхес буларак өйрәнүгә багышлавын ассызыклады.

“Кемнәр соң алар – Акчуриннар? Аларны, һич тә икеләнмичә, феномен дип атарга мөмкин. Кәсепләрен лашманчылык белән шөгыльләнүдән башлап җибәрәләр. Аннары ерак җирләргә бакалея илтеп, монда сарык йоны алып кайталар һәм аны юып саталар. Шул рәвешле ярыйсы гына мал туплыйлар. Акчуриннарның барлыгы 14 предприятиесе була. Шушы юмарт сәүдәгәрләр меценатлар буларак та таныла. Әлеге нәсел вәкиле Мәрьям Акчурина Уфада 7 мәктәп ачу бәхетенә ирешә”,- дип сөйләде Илдус әфәнде.

Ульяновск өлкәсе яшьләр хөкүмәтенең мәгариф министры, 15 нче мәктәпнең тарих укытучысы Тимур Сорокин 2018 елда фабрикант Акчуриннарның шәхси әйберләрен җыеп, Зөя Башы мәктәбе карамагында музей ачулары һәм өлкәнең дәүләт архивы белгечләре ярдәмендә кулдан язылган Коръән китабын (18 нче гасыр) яңартулары хакында җиткерде. Хәзерге вакытта Зөя Башы бистәсендә Акчуриннар яшәгән өч йорт, шул исәптән Якуб Акчурин көн күргән агач өй бик тә аяныч хәлдә, аларны ничек булса да саклап каласы, диде Тимур Илдар улы.

Ә “Җыен” фонды вәкиле Рәшит Фәсхетдинов Ульяновск өлкәсе татарларының уңышларына, милли һәм дини тормышына соклануын белдерде. Рафаэль хаҗи Назмутдинов, Рәсүл хәзрәт Фаткуллов кебек тынгысыз йөрәкле, әрсез ир-егетләребез булганда татар халкы яши, динисламыбыз үсеш юлыннан бара әле, диде Рәшит ага.

Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов һәрьяклап ярдәм күрсәтүләре өчен өлкә Губернаторы белән шәһәр мэрына, шулай ук Татарстан хөкүмәте белән Бөтендөнья татар конгрессына, Казан галимнәре белән дин әһелләренә рәхмәтләрен юллады. Уртак тел табып, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә милләт, дин юлында уңышларга ирешергә мөмкин, диде мәхәллә җитәкчесе.

Исхак ХӘЛИМОВ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*