Агымдагы елның 1-3 май көннәрендә Казахстанның Семей шәһәре татар яшьләре өчен мөһим мәйданчыкка әверелде. Биредә Казахстан татар яшьләре форумы гөрләп узды.
Беренче көн:
Семей шәһәренең Әлихан Бүкәйханов университетында Казахстан татар яшьләре форумының тантаналы ачылышы булды. Чарада катнашучыларны сәламләп, беренче булып җәмәгать эшлеклесе, «Хак» татар-башкорт ассоциациясе рәисе Ахунжанов Габделхак Габдулла улы чыгыш ясады. Шулай ук кунакларны Абай өлкәсе эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе урынбасары, Абай өлкәсе Казахстан халкы Ассамблеясе секретариаты мөдире Ыдырышева Гүлнүр Ниязбеккызы сәламләде. Форумда Alikhan Bokeikhan University ректоры Койчубаев Александр Сергеевич, шулай ук Абай өлкәсе татар иҗтимагый үзәге рәисе Ахунжанов Жәлил Габделхак улы да сәламләү сүзләре белән чыгыш ясап, яшьләрне бердәмлеккә һәм актив эшчәнлеккә чакырды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов Казахстан татар яшьләре форумының әһәмиятен ассызыклады, шулай ук оештыручыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Алга таба Райнур Рәүф улы «Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектларын тәкъдим итү: инициативалар ничек зур идеяләргә әверелә» темасы белән чыгыш ясап, халыкара дәрәҗәдәге проектлар оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Мирас» татар балалары һәм яшүсмерләр оешмасы рәисе, Шәкәрим университетының «Тарих һәм археология» фәнни үзәге хезмәткәре Мадияр Насыров «Семипалатинск өлкәсендә татар халкы вәкилләренең иҗтимагый эшчәнлеге (ХІХ – ХХ г. башы)» дигән доклад белән чыгыш ясап, катнашучыларны төбәк тарихы белән таныштырды.
Алга таба чара экскурсия белән дәвам итте. Экскурсия барышында форум катнашучылары Татар сәнгать мәктәбенә кереп чыкты. Шәһәр буйлап сәяхәтнең иң мөһим өлеше өч бөек шәхескә зиярәт кылу булды, татар яшьләре бөек шагыйрьләр Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм казах халкының мәшһүр шагыйре Абай Кунанбаев һәйкәлләренә чәчәкләр салды.
Икенче көн:
Форумның икенче көне Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы чыгышлары белән башланып китте. Райнур Хәсәнов татар проектларын булдыруда һәм үстерүдә ясалма фәһемне куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Айзилә Абдрахманова милли проектларны медиада үстерү һәм алга сөрү алымнары турында сөйләп китте. Ул блогерлар һәм журналистлар белән нәтиҗәле эшләү серләрен ачып, практик киңәшләр бирде. Алга таба Эльмира Вәлиева интеллектуаль квиз үткәреп, форум делегатларының белемнәрен һәм команда рухын сынады. Ә Алматадан килгән Адилә Вәлиева бию остаханәсе оештырып, яшьләрне биетеп алды.
Көннең икенче яртысында Ләйсән Фәхриева «Этномәдәни проектлар булдыру» темасына воркшоп үткәрде. Әлеге очрашу кысаларында катнашучылар үз җирлекләрендә яңа проектлар өчен идеяләрен тәкъдим итте. Кичке якта Ильяс Фәрхуллин татар халкының борынгы музыка уен кораллары турында сөйләп, милли мәдәниятнең тирән катламнарын ачты. Ислам Гомәров исә социаль челтәрләрдә этнография темасына багышланган чыгышында миф һәм хакыйкать арасындагы чикләрне аерып күрсәтте. Форумның беренче көне Владислав Шунскийның ораторлык сәнгате турында чыгышы һәм стендап белән тәмамланды.
Өченче көн:
Форумның өченче көне татар авылына сәяхәт белән башланды. Иртән иртүк форум делегатлары Семейдан 123 чакрым ераклыкта урнашкан Башкүл авылына юл тотты. Юл уңаеннан форум делегатлары Аккүл авылында урнашкан мәчеткә кереп чыкты. Әлеге авыл 1812 елда барлыкка килгән. «Мирас» татар балалары һәм яшүсмерләр оешмасы рәисе Мадияр Насыров аның тарихы белән таныштырып узды.
Алга таба көнчыгыш Казахстан өлкәсенең Бишкарагай районына кергән Башкүл татар авылына юл тотылды. Авыл халкы делегатларны Казахстан бавырсагы һәм балан бәлеше белән каршы алды. Кунакларны Башкүл авыл мәчете һәм авыл мәктәбе музее белән таныштырдылар. Музейда авыл тарихы, татарларның көнчыгыш Казахстанга күчеп килү этаплары, борынгы көнкүреш әйберләре һәм документлар тәкъдим ителде. Бу көннең иң мөһим чараларының берсе Башкүл татар паркында «Казахстан татар яшьләре форумы аллеясы»н булдыру булды. Форум катнашучылары бер рәт агач утыртты. Оештыручылар бу аллеяның яңа буын татар яшьләре өчен бер җылы истәлек булачагын билгеләп узды.
Алга таба делегатлар «Карга боткасы» бәйрәмендә катнашты. Авыл уртасында зур казанда пылау пешерелде. Милли бәйрәм кысаларында татар милли уеннары оештырылды.
Бәйрәмнән соң делегатлар янә Семейга кайтты, биредә форумның пленар утырышы узды. Утырышта Казахстанның яшьләр оешмалары вәкилләре чыгыш ясады. Көнбатыш Казахстан вәкилләре үз шәһәрләрендә татар телен саклау тәҗрибәсе белән уртаклашты. Астана делегатлары башкалада милли йолаларны популярлаштыру турында сөйләп узды. Көнчыгыш Казахстан яшьләре тел курслары һәм милли проектлары белән таныштырды. Казаннан килгән Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре казахстанлыларны Казанда үтәчәк татар чараларына кушылырга чакырды.
Пленар утырышта шулай ук форумга нәтиҗәләр ясалды. Күп еллардан соң быелгы форум мондый масштабта беренче мәртәбә үткәрелүгә карамастан, ул Казахстан татар яшьләрен берләштерүдә һичшиксез мөһим адым булды. Абай өлкәсе татар иҗтимагый үзәге рәисе Ахунжанов Жәлил Габделхак улы: «Без – бер милләт, бер тамыр балалары. Мондый форумнар безнең арада күпер булып тора», – диде.
Форумның рәсми ябылуында катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов: «Алга таба Казахстанның башка шәһәрләрендә тагын да зуррак масштабта шундый форумнар оештырга ниятлибез», – дип белдерде.
Казахстан татарлары, читтә яшәсәләр дә, үз тамырларын онытмый, телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга һәм бу байлыкны балаларына тапшырырга тырыша. Казахстан татарлары гына түгел, хәзерге вакытта Казахстанда укучы Татарстан яшьләре дә Ришат Биктаһиров һәм Рушана Заһретдинова, Казахстанда туып үскән, бүгенге көндә Италиядә белем алучы Ислам Гомәров, Казахстан татарлары Суфия Тугушева һәм Илнур Хибзулхак әлеге форумны оештыруга зур өлеш кертте. Очрашулардан соң язылган телефон номерлары, төзелгән чатлар, планлаштырылган уртак проектлар – болар барысы да форумның уңышлы үтүенә дәлил.
Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе
Айзилә АБДРАХМАНОВА.






