ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Татарстан киносы көннәре узачак
Уфада Татарстан киносы көннәре узачак

Уфада Татарстан киносы көннәре узачак

16-17 майда Уфаның «Родина» кинотеатрында Татарстан киносы көннәре узачак. Уфа тамашачысы әлеге көннәрдә документаль фильм, музыкаль комедия, мультфильм һәм драма карый алачак.

Фильмнарны «Татаркино» учреждениесенең кинофестивальләр һәм киночаралар оештыру бүлеге методисты Рәисә Харисова тәкъдим итәчәк.

16 май да тамашачылар режиссер Әлфия Шакирҗанова төшергән «Тукай Җаекта» документаль фильмын һәм Илшат Рәхимбай төшергән «Әпипә» музыкаль комедиясен карый алачак.

17 майда исә «Әлмәндәр» мультфильмын күрсәтү планлаштырылган. Аның режиссеры – Сергей Киатров.

Шул ук көнне кич «Гашыйклар тавы» фильмын күрсәтү һәм фильмның режиссеры Салават Юзеев белән иҗади очрашу көтелә

Чаралар Татарстан һәм Башкортстан мәдәният министрлыклары ярдәме белән «Татаркино» (Татарстан) тарафыннан оештырыла.

Мутбугат.ру

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*