ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Танылган композитор, актер, педагог Мәсгут Имашев вафат
Танылган композитор, актер, педагог Мәсгут Имашев вафат

Танылган композитор, актер, педагог Мәсгут Имашев вафат

Танылган композитор, актер, педагог Мәсгут Имашев вафат. Аңа 95 яшь иде.

Мәсгут  Имашев 1930 елның 20 августында Пермь өлкәсенең Барда районы Каенавыл авылында туган. Казан музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1959-1964 елларда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли. Легендар «Зәңгәр шәл» спектаклендә Булат ролен башкара. Татарстанның җыр-бию ансамбле, төрле музыкаль коллективларда җырлый, җырлар иҗат итә. Казан театр училищесында, музыка көллиятләрендә укыта. Әлмәт музыка училищесы, Казан шәһәрендәге Петр Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, Татар опера һәм балет театры, Казан театр училищесы директоры булып эшли.

Туганнарының олы кайгыларын уртаклашабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*