Бүген «Казан» Агросәнәгать паркында рәсми рәвештә “Казан хәләл маркет” ярминкәсе ачылышы узды. Әлеге ярминкә «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында оештырылган һәм ул 17 майга кадәр эшлиячәк.
Рәсми ачылышта кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов, Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары М. В. Маркович һәм башка рәсми затлар сәламләде.
Алга таба Татарстан Рәисе ярминкәдәге сату нокталары белән танышты. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән оештырылган “Татар базары” мәйданчыгы да урнашкан иде. Р.Миңнехановны әлеге мәйданчыктагы сату нокталары белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе
Д. Ф. Шакиров таныштырдылар. Шуны да әйтергә кирәк, “Татар базары” мәйданчыгында быел Россиянең 12 регионыннан 50 сәүдә ноктасы эшли. Алар милли-мәдәни хәләл продукция юнәлешләре буенча 7 кластерга бүленгәннәр. Биредә хәләл ит, бал, чәй, төрле милли бизәнү әйберләре һ.б. сатып алып була.