Төркиянең Трабзон шәһәрендә II Халыкара мәдәният, спорт һәм теләктәшлек фестивале узган. Әлеге чара Төркия Яшьләр һәм спорт министрлыгы тарафыннан хупланган Университет студентлар берләшмәләре хезмәттәшлеге һәм ярдәм (ÜNİDES) программасы кысаларында Карадениз техник университетының Халыкара студентлар клубы тарафыннан тормышка ашырылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Истанбулда яшәүче милләттәшебез, техник фәннәр кандидаты, инженер Айгөл-Зара Кәбир хәбәр итте.
“Африка илләре, Казахстан һәм Кыргызстан кебек элеккеге Советлар Союзы республикалары белән беррәттән Татарстан да халыкара дәрәҗәдә танытылды. Өлкәбез стендын Халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге студентлары Мәрьям Манафова, Лилия Абдуллина, Тимур Баязитов, Молекуляр биология һәм генетика бүлеге студенты Алсу Абдуллина, Теология бүлеге студенты Хафиза Өзҗан, Фармацевтика бүлеге студенты Камилә Шәйдуллина тәкъдим итте. Яшьләргә шулай ук Трабзонда яшәүче Кадрия Сойтекиноглу гаиләсе белән берлектә кирәк-яраклар белән булышты. Күрсәтелгән өстәл татар китаплары һәм журналлары, түбәтәйләр һәм башка милли әйберләр, шулай ук бәлеш, өчпочмак һәм кош теле белән матур итеп бизәлгән иде”, – диде ул.
Чыганак:tatar-inform.tatar