Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Аюпова бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы һәм «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын ачу тантанасы кысаларында әзерләнә торган мәдәни һәм эшлекле чаралар турында сөйләде.
Эшлекле программаның төп вакыйгасы — 14 майда узачак Ислам дөньясы илләре мәдәният министрлары съезды булачак. Съездның төп темасы «Мәдәниятләр диалогы: Россия һәм ислам дөньясы илләренең дөнья мәдәниятен саклаудагы роле» дип билгеләнгән. Делегация башлыклары мәдәни мирасны саклау һәм уртак мәдәни проектларны тормышка ашыру перспективалары турында фикер алышачак.
Шул ук көнне кич «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын ачу тантанасы гала-концерт форматында узачак.
Форумның төп программасы белән рәттән 13–14 майда ЮНЕСКО каршындагы Ислам илләре, фән һәм мәгариф оешмасы (ИСЕСКО) Генераль конференциясенең 15 нче сессиясе узачак. Конференциядә Мисыр, Йәмән, Ливия, Мальдив, Сенегал, Судан, Чад, Тунис, Әзербайҗан, Төркмәнстаннан 10 мәгариф министры һәм Казахстан, Оман, Үзбәкстаннан министр урынбасарлары катнашачак.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларындагы эшлекле программаны өч профильле сессия тулыландырачак. Беренчесе — «Тере мирас: глобальләшү чорында мәдәниятләр диалогы — идентификациядән халыкара танылуга кадәр» дип аталганы — 14 майда 13:00 сәгатьтә Уникаль осталар үзәгендә узачак.
15 майда 10:00 сәгатьтә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Ислам мирасы мәдәниара хезмәттәшлек контекстында: заманча дөньяда музейларның роле» сессиясе узачак. Шул ук көнне 13:00 сәгатьтә ислам дөньясы кинематографына багышланган сессия була.
«Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елына фактик старт 24 апрельдә Г. Камал исемендәге Татар дщълщт академия театрда Изге Коръән Халыкара премиясе белән бирелде.
13 майда 19:00 сәгатьтә шул ук сәхнәдә Мария театрының әйдәп баручы солистлары балет кичәсен тәкъдим итәчәк. Труппа рус балеты сәнгатенең эталон спектакльләре — «Шопениана» һәм «Шаһерезада»ны күрсәтәчәк.
15 майда 19:00 сәгатьтә Камал театры сәхнәсендә режиссёр Ханс-Йоахим Фрай җитәкчелегендә халыкара гала-концерт узачак. Анда уннан артык илдән артистлар чыгыш ясаячак — бу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының төп идеясен — мәдәниятләрне иҗат аша берләштерүне сәнгати яктан чагылдырачак.
14 майдан 16 майга кадәр Казан Кремле диварларында «Дзен» платформасының мультимедиа проекты эшләячәк. Проект кысаларында беренче тапкыр Кол-Шариф мәчетендә видеомэппинг тәкъдим ителәчәк. Проекцион шоу республикабызның милли мәдәнияте һәм тарихи мирасы белән илһамланган визуаль образларны берләштерәчәк. Шулай ук күпсанлы күргәзмә мәйданчыклары да эшләячәк.
Барлык чараларның кульминациясе 17 майда, Изге Болгар җыенында булачак. Кунаклар өчен бу көнне концерт программасы, һөнәрчеләр ярминкәсе һәм интерактив мәйданчыклар оештырылачак.