ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Омскида “Себер моңы” фестивале үтте
Омскида “Себер моңы” фестивале үтте

Омскида “Себер моңы” фестивале үтте

17 майда Омскиның Иҗтимагый элемтәләр буенча төбәк үзәгендә «Себер моңы» төбәкара татар җыры фестиваль-конкурсының гала-концерты узды. Бәйрәм Себер җирендә татар телен, җырын һәм гореф-гадәтләрен саклау максатыннан үткәрелә.

Чара Омск Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ышаныч» татар мәдәнияте үзәге ярдәме белән оештырылды.

Фестиваль елдагыча Россиянең төрле почмакларыннан килгән татарларны бергә җыйды. Быел география шактый киң иде. Катнашучылар Мәскәү, Омск, Томск, Төмән, Кемерово, Свердловск өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм Казахстан Республикасыннан килгән иделәр.

Финалга үткән һәр солист, һәм ансамбль фестивальнең бизәге булды.  Бөтендөнья татар конгрессы чарага Татарстаннан баянчылар җибәргән иде. Аларның чыгышы тамашачылар тарафыннан бик яратып кабул ителде.

Жюри җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*