«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены кысаларында «Дини оешмаларда һәм уку йортларында рухи мирасны барлау һәм таныту» дискуссион мәйданчыгы үтте.
Мәйданчыкның модераторы Татарстанның баш казые, хаҗи-әкбәр Җәлил хәзрәт Фазлыев иң элек рухи мирасны барлау буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләп үтте. Үз чыгышында ул бүгенге яшьләрне, балаларны дингә җәлеп итүдә заманча алымнарның кирәкле турында искәртте, әмма тарихи мирасны да онытмаска кирәклеген ассызыклады.
Икенче модератор Рязань өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, Рязань өлкәсенең имам-мөхтәсибе Рәшит хәзрәт Бултачеев XIX гасырның күренекле мәгърифәтчесе Атаулла Баязитов һәм аның рухи мирасын барлау турында сөйләде. Атаулла Баязитовны өйрәнү мисалында баска дин әһелләренең дә мирасы барланырга тиешлеге әйтелде.
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат хәзрәт Абянов Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең рухи мирас белән эшләү механизмнары турында сөйләде. “Мәрҗани” нәшрияты чыгарган дини басмалар, мультимедияле проектлар, мәдәни-рухи тамашалар киң катлам аудиторияне ислам кыйммәтләренә җәлеп итүдә отышлы алым буларак тәкъдим ителде.
Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең мәгариф һәм фән буенча урынбасары Ренат Исләмовның чыгышы исә Россиядә ислам мәгарифенең проблемалары һәм үсеш юллары турында иде. Ул бүген ислам теологиясе гыйлемен үстерергә, исламны өйрәнүне фәнни дәрәҗәгә күтәрү кирәклеге һәм дини уку йортларына дәүләт аккедитациясе алуның мөһимлеге турында сөйләде. “Ислам уку йортлары ябык система булудан туктарга тиешләр”, – диде ул. Ренат хәзрәтнең фикеренчә, заманча ислам мәгарифе Коръәнгә, Сөннәткә һәм илаһият традициясенә нигезләнгән булырга, белемле имамнар һәм мөгаллимнәр әзерләргә, хәзерге җәмгыять өчен аңлаешлы һәм файдалы булырга, дәүләт тарафыннан танылырга, ислам теологиясен җитди фәнни юнәлеш буларак үстерергә, мөселман зыялыларының яңа буынын тәрбияләргә тиеш. “Бу бурычларны уку йортлары гына хәл итә алмый. Бу — бөтен өммәтнең, Россия мөселманнарының уртак бурычы”, – диде Ренат хәзрәт.
Башкортостан Республикасы Уфа шәһәре Дим районының имам-хатыйбы Рузалин хәзрәт Фәйзуллин «Мәктәп» озын көнле мәктәбе тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Бу проект — рухи мирас, дәүләт мәгариф сәясәте һәм җәмәгать инициативасы параллель барырга тырышуның бер мисалы”, – дип ачыклап китте Рузалин хәзрәт.
Шулай ук дискуссион мәйданчыкта катнашучылар тагын Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиевның Татарстан Республикасы милли китапханәсендә язма рухи мирасны туплау һәм өйрәнү турындагы чыгышын, Рязань өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, Рязань өлкәсенең имам-мөхтәсибе Рәшит хәзрәт Бултачеевның, татар язучысы, шагыйрь, журналист, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронның, Арча районы Урта Курса авылы имамы Якуб хәзрәт Вахитовның чыгышларын тыңлады.




