ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены кысаларында «Хәләл» өлкәсендә бүгенге вәзгыять» дискуссия мәйданчыгы эшләде
Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены кысаларында «Хәләл» өлкәсендә бүгенге вәзгыять» дискуссия мәйданчыгы эшләде

Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены кысаларында «Хәләл» өлкәсендә бүгенге вәзгыять» дискуссия мәйданчыгы эшләде

“Милли тормыш һәм дин” XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены кысаларында
«Хәләл» өлкәсендә бүгенге вәзгыять» дискуссия мәйданчыгы эшләде.

Чараны үз чыгышы белән Беларусь Республикасының Мөселман дини берләшмәсе Идарә рәисе, мөфти Абү-Бәкер хәзрәт Шабанович башлап җибәрде.

Шулай ук әлеге мәйданчыкта катнашучылар Хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге (Россельхознадзорның «ВНИИЗЖ» ФДБУ) Садриев Айдар Радик улы, Роспотребнадзордан
(Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе) Туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы Хуҗахметова Нәзилә Назыйм кызы, РФ МДН составындагы Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе, мөфти Асаинов
Раиль Фәрит улы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Шляпошников Аббәс Фатыйх улы, Башкортстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасының Уфа шәһәре «Әл – Хәбиб» җирле мөселман дини оешмасы рәисе, имам-хатыйб Бибарсов Әюп Әббәс улы, «Центрхаляльнадзор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе (Мәскәү шәһәре) Якупов Рәмис Хәмит улы, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Яскәр улы чыгышларын тыңлый алдылар.

Дискуссион мәйданчыкның модераторлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе – Шәрипов Ирек Илдус улы,  Россия ислам институты ректоры, сәяси фәннәр докторы, профессор, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Шляпошников Аббәс Фатыйх улы иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*