ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены делегатлары экскурсиягә барды
«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены делегатлары экскурсиягә барды

«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены делегатлары экскурсиягә барды

«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены делегатлары дискуссион мәйданчыклар эшендә катнашканнан соң, экскурсиягә юлландылар.

Программа кысаларында, алар Иске татар бистәсен, Габдулла Тукайның әдәби музеен, Татар зиратын, “Хәзинә” милли сәнагать галереясын, Иске Таш мәчетен карадылар.

Иртәгә җыенның йомгаклау көнендә делегатлар борынгы Болгар шәһәренә юл тотачак, анда алар «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасында катнашачак. Биредә «Тәүбә» мәрасиме булачак, шулай ук күмәк Өйлә намазы укылачак.

Белешмә: 15-17 май көннәрендә Казанда һәм Болгарда татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены уза.
Җыен гадәттәгечә Россиянең барлык почмакларыннан килгән имамнарны, ислам галимнәрен, дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен берләштерә.

Чарада Россия Федерациясенең 78 төбәгеннән 1000 делегат катнаша. Бу Россиядә мөселман руханиларының бердәмлекне ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм күпмилләтле илдә ислам тормышының актуаль мәсьәләләрен күтәрүгә юнәлдерелгән иң зур чара.

Җыен татар халкының милли үзаңын һәм рухи мәдәниятен ныгытуга ярдәм итеп, мөселман җәмәгатьчелегенең, мөселман руханиларының һәм дәүләт структураларының үзара бәйләнеше һәм диалогы традицияләрен дәвам итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*