ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында «Мәчет-мәдрәсәләрдә дини һәм милли мәгариф» дискуссион мәйданчыгы эшләде
«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында «Мәчет-мәдрәсәләрдә дини һәм милли мәгариф» дискуссион мәйданчыгы эшләде

«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында «Мәчет-мәдрәсәләрдә дини һәм милли мәгариф» дискуссион мәйданчыгы эшләде

Бүген «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында «Мәчет-мәдрәсәләрдә дини һәм милли мәгариф» дискуссион мәйданчыгы эшләде. Аны Казан ислам университетының дини фәннәр кафедрасы доценты, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров алып барды.

Ислам мәгарифе бүген – Россиядә мөселманнарны берләштереп һәм оештырып торучы иң зур чара. Ислам уку йортлары яшь мөселманнарның дини һәм милли, мәдәни һәм рухи тормышында зур роль башкара. Мәйданчыкта катнашучылар төрле төбәкләрнең бу өлкәдәге тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Чыгыш ясаучылар арасыннан Пенза өлкәсе Мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясенең икенче курс магистранты, Донецк шәһәре Җәмигъ мәчете имам хатыйбы Йосыф хәзрәт Бибарсов яңа территорияләрдә мөселманнарның тормышы, дини белем бирү турында сөйләп үтте. ” Эшләнәсе эшләр бик күп, бик четрекле, хәлләр шактый авыр”, – дип бәяләде ул. Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасындаяшәүче милләттәшләребезнең милли, дини тормышка кушылуларына бик шатлануларын белдерде. “Татар телендә вәгазь укыганда милләттәшләребезнең күзләреннән яшьләр ага”, – диде Йосыф хәзрәт.

Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, М.Солтанова исемендәге Ислам көллияте (мәдрәсә) директоры Халирахманов Җәмил Камил улы күрше республикадагы мәдрәсәләр эшчәнлеге белән таныштырып үтте, идарә моделе, тәҗрибә, нәтиҗәләр турында сөйләде. Җәмил хәзрәт мәдрәсә бетергән шәкертләрне эш белән тәэмин итү проблемасын күтәрде. Шулай ук дини пансионатлар, башлангыч дини уку йортлары булдыру, мәдрәсәдә укытучы мөгаллимнәрнең хезмәт хакларын арттыру кирәклеге турында ассызыклады. “Киләчәктә туган телләрне саклап калу мәчет-мәдрәсәләр кулына калачак. Моңа без хәзердән үк әзер булырга, эшне башларга кирәк”, – диде.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең мәгариф һәм фән эшләре буенча урынбасары Ислямов Ренат Вафа улы Россиядәге мәдрәсәләрнең күбесенең аккредитацмяләре булмавын билгеләп үтте. “Барлыгы 5 кенә дини уку йортының дәүләт аккредитациясе бар.  Ислам уку йортлары ябык система булып эшләмәсен иде. Аккредитация алудан курыкмаска кирәк”, – диде ул. Шулай ук теологияне өйрәнүче ислам галимнәренең аз булуын, булганнарының да ислам белеме буенча диссертацияләр якламавын билгеләп үтте. “Ислам галимнәрен, ислам теологларын үстерергә кирәк. Безнең максат – Россиядә көчле ислам гыйлеме мәктәбен булдыру”, – диде Ренат хәзрәт.

Красноярск крае мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте рәисе, мөфти Гаяз хәзрәт Фәткуллин Красноярск җирлегендә ислам мирасын барлау турында сөйләде. “Дин алга китсен өчен өч әйбер кирәк: остаз кирәк, укучы кирәк һәм китап кирәк. Китапларыбыз бар, Аллага шөкер, тәэмин итеп торалар. Безгә укучылар һәм яхшы укытучылар кирәк”, – диде Гаяз хәзрәт. Ул чит төбәкләрдә татар теленең югала баруын, аны ислам дине аркылы саклап калу кирәклеген искәртте.

Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте, Мөфти урынбасары Абдрәшитов Рәшит хәзрәт Мордовиядә милли мәдәниятне саклауда дини оешмаларның роле турында сөйләде, үзләре үткәрә торган чаралар, эшләнгән эшләре белән таныштырып китте.

Сызрань ахунлыгының имам-ахуны, Сызрань Җәмигъ мәчете баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевның дини белем бирүдә Самара өлкәсенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аеруча Гали авылының уникаль тәҗрибәсен аерып күрсәтте. Шулай ук Илгизәр хәзрәт мәчетләрдә татар теленең югалуы проблемасын күтәрде. Әлеге хәл бөтен төбәкләр өчен дә актуаль.

«Кардашлар» татар-башкорт мәдәният җәмгыяте» Калининград төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Әмир хәзрәт Хәйруллин белән Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Камкино авылы мөселманнарның җирле дини оешмасы рәисе Равил хәзрәт Какушкин шулай ук үз төбәкләрендәге эшчәнлек турында сөйләп үттеләр.

Казан ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшид хәзрәт Фәизов чыгышы вакытында Хафизлар үзәге һәм анда тормышка ашырыла торган проектлар белән таныштырды. Шулай ук хәзрәт балаларны дин белән кызыксындыру чаралары турында да сөйләп үтте. Андый чараларны төбәкләрдә дә үткәрергә булуы турында искәртеп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*