«KazanForum» кысаларында, 15-17 май көннәрендә «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены булып узды. Анда Россиянең 78 төбәгеннән 1 мең татар катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров:
– «Милли тормыш һәм дин – татар дөньясы өчен аерылгысыз төшенчәләр. Барлык халыкларны бергә туплый торган чара», – дип билгеләп узды.