Актаныш “Балалар иҗат үзәге” «Дилә» бию студиясе — «Кызыл төлке» IX ачык Республикакүләм милли татар сәнгате фестиваль-конкурсында Гран-при иясе булды.
«Хореография» (Учитель и ученик) номинациясендә Гран-при — «Дилә» балалар бию студиясе!
«Хореография» (1кечкенәләр группасы) номинациясендә — 1 урында Шәмсегалиева Айсель!
Искиткеч чыгышлары, осталыклары, артистлыклары белән жюрины таң калдырып югары күрсәткечләргә ирештеләр!
Бу уңышлар бары тик тырыш хезмәт, талант, һәм сәнгатькә тугрылык нәтиҗәсе.
Студия җитәкчесе Госманова Диләрә Раиф кызына, Госманов Булат Юнер улына балаларга бию сәнгатенә мәхәббәт уятканнары өчен һәм аларның сәләтләрен ачарга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәбез! Сезнең тырышлыгыгыз күркәм нәтиҗәләр китерә! Горурланабыз!
Чыганак: Актаныш хәбәрләре