Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе – ШӘРИПОВ ИРЕК ИЛДУС УЛЫ Чаллыда татар журналистлары бәйгесенең йомгаклау чарасында катнашты
Чаллыда татар журналистикасы тарихында беренче мөһим вакыйга булды. Чаллының -400, автогигантта беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулган елда шәһәрдә яшәп, иҗат итүче татар журналистлары арасында “Минем яраткан шәһәрем” бәйгесе узды.
Бу чара шәһәр хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте белән берлектә, Чаллының данлыклы ипи пешерүчесе, милли җанлы җитәкче Рафаэль Юнысов ярдәме белән үткәрелде.
“Шәһри Чаллы” газетасының баш редакторы Резидә Юсупова белән очрашып сөйләшкәч, Чаллы юбилеена ничек өлеш кертә алабыз дип уйлаштык та, шундый чара үткәрергә карар кабул иттек”, – диде Рафаэль Сөләйман улы бәйгегә нәтиҗә ясау чарасын ачканда.
Шәһәрнең мәдәни чараларына даими ярдәм иткәне өчен аңа Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов рәхмәт әйтте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина: “Мөһим чараны югары дәрәҗәдә оештыучыларга рәхмәт”, – диде.
Чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын затлы кунаклар һәм зал тутырып килгән тамашачылар да дәлилләде.
“ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков исә милли җанлы Чаллыны яратуын белдерде. “Безнең Чаллыда татар рухы көчле һәм ул һәрвакыт Казанны уздырырга тырыша. Казанда журналистлар бәйрәмен иртәгә генә билгеләп үтәләр. Чаллы бүген үк матур бәйрәм уздырды”, – диде ул.
Конкурска 40тан артык язма килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Г.Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин җитәчелегендәге жюрга җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. “Бик катлаулы эш булды. Безгә өч тапкыр җыелышырга туры килде”, – диде Факил Мөхәммәтович.
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов Чаллыларның милли чараларда һәрвакыт актив булуын билгеләп үтте. Ул җиңүчеләргә бүләкләр алып килгән иде. Ирек әфәнде “Матур телле журналист” номинациясендә җиңгән, матбугат ветераны, 87 яшьлек Заһидә Нәбиуллинаның иңенә Оренбург шәле япты.
Башка номинацияләрдә түбәндәгеләр җиңде:
“Күпмилләтле Чаллы” – Резидә Камалова, Гөлназ Хәбибуллина, Рәзинә Насыйбуллина; “Чаллы брендлары” – Гүзәл Мәрдәнова, Гөлчәчәк Титова; “Чаллы шәһәрдәшләр күзлегеннән” – Айзирә Бадикова, Зөлфия Галимова; “Чаллы-заманча шәһәр” – Илшат Солтанов; “Шәһәребез геройлары” – Әлфия Ситдикова, Сәрия Гарипова; “Яр Чаллы традицияләре” – Резидә Гасыймова, “Чаллы фотоларда” – Динара Шакирҗанова; “Туган шәһәрем тарихы” – Римма Әхмәтова, Гүзәл Габдуллина.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм премияләр тапшырылды.
Әлеге чараның югары дәрәҗәдә үтүе өчен “Шәһри Чаллы”ның баш редакторы Резидә Юсупова күп хезмәт куйды. Аның милли матбугатны саклап калудагы зур хезмәтен жюри әгъзалары: шагыйрь, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Лилия Гыйбадуллина, СТВ медианың башкарма директоры Алсу Вәлиева, ветеран журналист Заһидә Нәбиуллина, эшмкәр Гөлчәчәк Титова, хезмәттәшебез Резидә Гасыймова бәяләп үттеләр. Аларның һәр сүзенә татар матбугат үзәге хезмәткәрләре һәм бәйгедә катнашучылар кушыла.
“Мин Чаллыны яратам” бәйгесенең төп иганәчесе – “Чаллы икмәге” АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов чарадан канәгать калуын һәм бәйгенең дәвамлы булачагын әйтте.
Бәйрәмне Резидә Ганиева белән Алмаз Әгъләмов алып барды.
“Болгар” бию театры, “Эврика” мәдният сарае артистлары, “Гжель” балалар ансамбле, Татарстанның атказанган артистлары Габидулла Хөрмәтуллин һәм Чулпан Йосыпова матур чыгышлары белән бизәде.
Зөлфия Галим