Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Кыргызстанга эшлекле сәфәре дәвам итә.
Эш программасы кысаларында бүген ул Кыргыз Республикасы Президенты киңәшчесе Медетбек Букуев белән очрашты.
Очрашу барышында ике республика арасында хезмәттәшлек перспективалары, уртак эшчәнлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алышынды. Шулай ук Васил Габделгаяз улы Кыргызстан Президенты киңәшчесен Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды һәм оешманың мөһим проектлары һәм чаралары турында сөйләде.