ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Уфада «Китап бәйрәме» IV Халыкара китап ярминкәсе узачак
Уфада «Китап бәйрәме» IV Халыкара китап ярминкәсе узачак

Уфада «Китап бәйрәме» IV Халыкара китап ярминкәсе узачак

28 майдан 30 майга кадәр Уфа шәһәренең Совет мәйданында «Китап бәйрәме» IV Халыкара китап ярминкәсе узачак. Ул Башкортстан Республикасының иң зур мәдәни чараларының берсе булып тора. 2026 елда ярминкә программасы өч тематик юнәлешне үз эченә ала: «Россия халыклары бердәмлеге елы», «Зур һәм тату гаилә елы» һәм «Барысы да җиңү өчен».

Әлеге чарада катнашу өчен нәшриятлардан һәм 15 автордан 80нән артык гариза бирелгән, алар арасында Беларусия, Иран, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре вәкилләре дә бар.

Ярминкә мәйданчыклары көн саен 10:00 дән 22:00 гә кадәр эшләячәк. Программа кысаларында Россиянең «Белем» җәмгыяте оештырган лекцияләр, әдәбият эшлеклеләре белән очрашулар, патриотик проектлар, концерт чыгышлары һәм мәгърифәтчелек чаралары планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*