ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы Нократ Аланында узучы яшьләр җыенында катнаша
Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы Нократ Аланында узучы яшьләр җыенында катнаша

Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы Нократ Аланында узучы яшьләр җыенында катнаша

Райнур Хәсәнов җитәкчелегендәге Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә узучы «Карин Татарлары IV. Яшьләр җыены» форумында спикерлар буларак катнаша.

Форумга якын-тирә районнардан һәм авыллардан мәктәп яшендәге балалар җыелды. Чара яшь буында татар теленә, мәдәниятенә, тарихына һәм милли үзаңга кызыксыну уятуга юнәлтелә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы әлеге проектка «Акыл фабрикасы» лекториясе кысаларында кушылды. Очрашуда яшьләр белән татар яшьләре хәрәкәте, милли проектлар, җәмәгать эшчәнлеге һәм үз төбәгеңдә файдалы башлангычлар булдыру турында сөйләшәләр.

«Карин Татарлары IV. Яшьләр җыены» Киров өлкәсе татарлары конгрессы һәм Нократ Аланы шәһәре администрациясе тарафыннан, Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәме белән үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*