Омск өлкәсе хөкүмәтендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев XXVI Федераль Сабантуйны оештыру комитетының утырышын уздырды.
Киңәшмәдә Омск өлкәсе хакимияте, министрлыклар вәкилләре, оештыручылар һәм татар җәмәгатьчелеге катнашты. Сабантуй бәйрәменә әзерлек турында фикер алыштылар, тәкъдимнәр белән уртаклаштылар. Утырыш барышында бәйрәмнең концепциясе, мәйданчыкларны бизәү, спорт һәм мәдәни чаралар программасы каралды.
Ике як та бәйрәмнең төбәктәге халыклар арасындагы бердәмлекне ныгыту өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Утырыш йомгаклары буенча әзерлек эшләрен башкаруның алдагы адымнары һәм сроклары билгеләнде.

