Кушнаренко авылының Паширов исемендәге ял паркында балалар өчен Корбан бәйрәме үтте. Балаларга карусельдә әйләнү, батутта сикерү мөмкинлекләре булдырылган иде. Һәр бала күңеленә охшаган шөгыль тапты. Кемдер кызыклы викторинада катнашырга теләк белдерде, кемдер җанлы уеннарда көчен сынады. Көн кадагында Коръән укучылар бәйгесе иде. Елдагыча, җиңүчеләрне һәм катнашучыларны зур бүләкләр көтә иде. Республика күләмендә үтүче шушы конкурс быел да үзенең географик чикләрен киңәйтте. Бу инде бәйрәмнең, аеруча шушы конкурсның даны Русия күләмендә танылуын күрсәтте. Мәртәбәле жюри әгъзалары конкурсантларны игьтибар белән тыңлады. Конкурсның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
Кече төркем (8 яшькә кадәр)
1 урын- Мулланурова Ралина,Камышлы авылы.
2 урын- Сабирова Бибисания , Карача-Елга авылы.
3 урын- Радель Рәфис улы,Кушнаренко авылы.
Урта яшьтәге төркем
(8-11яшь)
1 урын- Мурадов Ахмед, Шәрип авылы.
2 урын- Розиков Ахмед, Карача-Елга авылы.
3 урын- Маджадова Хәдичә,Әхмәт авылы.
Өлкән төркем (12-16 яшь)
1 урын- Ишмаева Әминә,Мәскәү шәһәре.
2 урын Баширова Мәрьям,Уфа шәһәре.
3 урын- Маджидова Сумая, Әхмәт авылы.
4 урын- Яхин Ансар,Уфа шәһәре.
Бәйрәм азагында барысы да хуш исле пылау һәм татлы мамык ( сладкая вата) белән сыйландылар.
Күңелле сәгатьләр тиз үтте. Килгән кунаклар зур канәгатьлек белән таралыштылар. Ә балаларның матур итеп Коръән укыган яңгыравыклы тавышлары күңелләрдә калды. Яңа бәйгеләргә кадәр, балалар!
Рәсимә Гаделова, Башкортстан Мөслимәләр берлегенең Кушнаренко бүлеге җитәкчесе.