Минзәлә үзәк китапханәсендә язучы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу булды.
Язучы үзенең элеккеге елларда Минзәләгә килгән чакларын искә алды, һәм шул ук вакытта: «Бүген мин Минзәләне үзем өчен яңадан ачтым», — дип билгеләп үтте. Чыгышлары белән Минзәлә районыннан булган Рәшит Гәрәй, Гөлшат Зәйнашева, Салисә Гәрәева, Роман Солнцев, Габделхәй Сабитов, Марс Шабаевны зурлап искә алды. Минзәләнең татар әдәбиятына шундый уникаль язучы-шагыйрьләр бүләк иткән як икәнен искәртте.
Укучылар язучыга аның иҗатына, бүгенге көн проблемаларына караган сораулар бирделәр. Аларга җавап итеп Ринат Мөхәммәдиев үсеп килүче буыннарда туган телгә, китапка карата мәхәббәт тәрбияләүнең, татар авылларын саклауның мөһимлеген искәртте.
Очрашуга районыбызның китапханә хезмәткәрләре иҗади яктан да нык әзерләнгән иделәр. «Кенәри — читлек кошы», «Фатыйма апа» әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштерделәр, музыкаль номерлар тәкъдим ителде.
Район советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова үз чыгышында Ринат Мөхәммәдиевның Минзәләгә килүе матур әдәбият сөючеләр өчен зур вакыйга булуын билгеләп үтте, язучыга исә алга таба да иҗади уңышлар теләде.
Язучы белән берлектә Минзәләгә Татарстан Республикасы милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, фәнни-методик бүлекнең баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева да килде. Ирек Һадиев үз чыгышында Минзәлә китапханәсенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде, яңа китаплар бүләк итте.
Минзәләнең үзәкләштерелгән китапханә директоры Резеда Ягъфәрова очрашуга килгән кунакларга әдәбият сөючеләр исеменнән зур рәхмәтләр җиткерде. Очрашу ахырында Ринат Мөхәммәдиев район китапханәсенә һәм укучыларына соңгы арада дөнья күргән китапларын бүләк итте.
Чыганак: ТР Язучылар берлеге