Сургутта III Халыкара Иртыш буе Сабан туе чаралары кысаларында татар милләтен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле иҗтимагый һәм мәдәни эшлеклеләрне бүләкләү тантанасы узды. Милли үзенчәлекне саклауга һәм милләтара татулыкны ныгытуга керткән өлешләре өчен бүләкләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.
Иң югары бүләк — «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медале — Ханты-Манси автономияле округы Губернаторы Руслан Кухарукка тапшырылды. Аның төбәктә милли мәдәниятләрне үстерүгә күртсәткән ярдәме югары бәяләнде.
Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдында зур казанышлары өчен» медале белән ХМАО төбәк татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы һәм Сургут шәһәренең җирле татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Алсу Гайнетдинова бүләкләнде.
Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән ХМАО төбәк татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы һәм Сургут шәһәренең җирле татар милли-мәдәни автономиясе активистлары һәм мәдәният эшлеклеләре билгеләнде. Алар арасында Чулпан Галәветдинова,
Илзия Кыямова, Ләйсан Дмитриева, композитор һәм «Тальян» татар-башкорт мәдәни үзәген оештыручыларның берсе Тимерхан Шәрифуллин һәм Венер Мөхәммәдиев бар иде.
Бүләкләр аларның Себердә татар мәдәниятен үстерү буенча күпьеллык хезмәтләрен тану билгесе буларак тапшырылды.







