ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург татарлары Казанда булды
Оренбург татарлары Казанда булды

Оренбург татарлары Казанда булды

Ал чәчкәгә күмелер авылым урамнары.

Бәхет икән! Шатлык икән очрашу мизгелләре!

Оренбур татарлары Казанга барып, ике конференциядә катнашып, китапларын халыкка танытып кайттылар. Татарстан Республикасының Дәүләт советы, БТК биналарында үткән очрашулар күтәренке рухта узды. Беренчедән, Дәүләт советында булган очрашуларда Бөек Ватан сугышына багышланган сораулар күтәрелде.

Тарих белән кызыксынган чарага килгән халык күмәк итеп җыелды. Чыгыш ясаучылар онлайн рәвештә сәясәт вәкиллләре, төбәкчеләр алдында сүз тоттылар. Зур трибуналарга чыгып, китапка багышланган бик тәҗрибәле доклады белән Абделхаликова Әлфия Гайса кызы да чыгыш ясады. Яңгыраган Оренбур китап хәбәрләре күпләр күңелендә яңа кызыксынулар уятты. Әлбәттә, без бу сәфәргә көчле әзерлек белән бардык. БТК бинасындагы утырышны да оренбурлылар бабалары батырлыгына багышланган китапны күмәк чыгышлары белән бизәп, уңышлы уздырдылар.

Академик Альберт абый Борһанов бу чараны үткәрергә елдан-ел зур көч сала. Үзе генә белгән асыл сыйфатлары белән безне канат астына җыя. Ул гына түгел, төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән очрашу хисабы итеп галимнәрне, укытучыларны, сынчыларны һ.б. дәшә. Барча акыл ияләрен чакырып китерә инде. Шулай итеп уртак фикерне туплап, тәҗрибәле кунакларга таянып, төбәк тарихын өйрәнүчеләр көче белән үткәрелә конференция.

Татарларның асыл улы Энгель Ризак улы Таһиров: “Төбәк тарихын өйрәнүчеләр – ул аерым катлам, аерым асыл төркем. Тарихи эзләнү юлында, барча эшләрнең башында төбәкче тора. Ул – “начало-начал”. Мин сезнең олуг эзләнү, яктырту эшләрегезне, төпле хезмәтләрегезне хөрмәтлим. Халкыбызга сез каһарман батырлык күрсәтәсез”, – диде.

Академик Илдар Рөстәм улы Утәмишев үз чыгышында әтисенә багышланган документаль фильм күрсәтте. Каһарман егет Рөстәм Исмәгыйль улының даһшәтле тормыш юлын күзәттек. Акыл иясенең язмышы күпләребезнең күңелләрендә зур тәэсир калдырды. Бу фильм мәктәпләрдә күрсәтелергә хаклы. Максат куеп, ватаныңа хезмәт итү юлында “коя очларына” күтәрелгән татар егете Рөстәм абый Утәмишев – яшь буынга якты үрнәк.

Бу чарага Валерий Измайлов да килгән иде. Бөек Ватан сугышы каһарманы, Советлар Союзы Герое Девятаевка багышланган “мини- макет скульптура” күпләрне кызыксындырды. Түзә алмый бу макетны барып карадым. “Канат куллар” читкә җәелгән, гәүдә белән баш һавага омтыла сыман. Сорау өстенә сорау туды, күңелләр тибрәлде. Ук урынына очкан җанны куреп хәйран калдым. Батырлыкка данны алтын куллар җырлар!

Оренбур тарихчылары җитәкчесе Искәндәров Әнвәр Рәшит улы Татар Каргалысы халкының асыл исемнәрен атап билгеләп үтте. Сәхрә дала батырлары, Сакмар, Җаек чишмәлендә чыныккан егет-кызларыбыз бер дә сынатмас…

Олег Степанов үзенең документаль фильм сюжетында Брест крепосте өчен сугышның реконструкциясендә катнашканын күрсәтте. Безнең сафта хәрби киемлеләр алгы өзектә! Киләчәк буынга патриотик тәрбия, көч-күәт бирә төбәкчеләр! “Честь имею!” – дип тәмамлады чыгышын Степанов.

Безнең бу якты очрашулар бөек Тукаебызның 140 еллык юбилеена да багышланган иде бит. Төбәк тарихын өйрәнүче дустыбыз Гөльяндам Заки кызы Кабирова бик матур чыгыш ясады. Аккан чишмәләргә тиң шигырь юллары яңгыраганда, залдагылар тынсыз утырдылар. Тукаемның исеме, кылган гамәлләре якын шул халкыма… Рәхмәт сезгә!

Аерым тукталып үтәсе килә Черепанов Михаил Валерьевичның чыгышында. Оренбур татарларын берләгәндә, бу шәхес безгә зур ярдәм итте. Үз чыгышында ул даими рәвештә сугыш кырларында ятып калган, “хәбәрсез югалганнар” исемлегенә кертелгәнннәрне онытмаска өндәде, чөнки һәрберсенең үз язмышы, гаиләсе, әйләнеп кайтырга өмете булган. Аларның исемнәрен эзләүдә, мәңгелектә калдыруда төбәкчеләргә уңышлар теләде.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр бөтен Русия төбәгеннән килеп үз чыгышлары белән җыелган халыкны аягүрә бастырдылар дисәк тә, дөрес булыр. Асыл тарихи яңалыклар билгеләнде. Гөлшатыбыз (Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлшат Имамиева) тарафыннан патриотик, ә Минзифа Ахметшина башкаруында туган якка багышланган җырлар башкарылды.

Татарстан Республикасының Дәүләт советы коммунистлар партиясе җитәкчесе, шушы чараны оештыруга көч салган Хафиз Гаяз улы Миргалимовның әйтүләре буенча: ”Без бу конференцияне үзебез генә үткәрә алмас идек. Ул шушы чарага килгән галимнәр, укытучылар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр ярдәме белән уздырыла. Барчагызга зур эзләнү, яктырту эшләрегездә уңышлар телибез. Армый-талмый хезмәт итәсез, рәхмәт сезгә“, -диде.

Икенче көнне БТК бинасында “Один народ – одна Победа” китабы презентациясе узды. “Оренбур – татарның үзәге, БТК ишекләре сезнең өчен ачык, үзәк Ватаныбызда оренбурлыларны күрергә шатбыз”, – диеп сәламләде ТР Дәүләт советы депутаты, Бөтендөнья татарлар конгрессы рәисенең беренче урынбасары, БТК башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фанис улы Шакиров. Бик төпле чыгышында ул тарихи мисаллар китереп, татарның асыл сыйфатларын билгеләп үтте. Барчаларыбызга киләчәк сан алу вакытлары килеп яту мизгелләрен белдерде. Халкыбызны барлап, саклап, яшәргә дәште. Безнең делегацияне Оренбур батырлары турында китап чыгу белән кайнар котлады.

Якты караш, төпле сорау милләт анасы бирер… Биктимирова Тамина апаның сораулары оренбурлылар күңеленә хуш килде. Яраткан Мәдина апабыз Рәхимкулова, Әхмәт бай Хөсәеновлар чаллы тарихларын телләребездән төшермәскә өндәде ул безне. 96 хатын кыз батырлыгын китапта яктыртканга, рәхмәт сүләрен җиткерде Тамина апабыз.

Вакытлары кысынкы булуга карамастан, Татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия апа Идрисова безне зурлап, тәбрикләп рәхмәт сүзләре ишеттерде. “Чыгышларыгыз уңышлы үтсен”, – диеп, җылы сүзләрен әйтте.

Аерым рәхмәт сүзләремне Самара татарларының җитәкчесе Шамил әфәндегә белдерәсем килә. Күп китаплар авторы, халкыбызга үтә зур хезмәт куйган шәхес тагын бер яңа гына табадан төшкән, авыллар тарихына багышланган басмасын тәкъдим итте. “Самара татарлары” журналында мин үземнең эзләнү эшемә багышланган зур күләмле мәкаләмне күреп куандым. Ул Самара батырлары Миникаевларның (летчик Михаил Савельевич, Хаят Абдуловна) Оренбур туфрагында калдырган якты эзләренә багышланган иде. Журналның баш мөхәррире Данияр Сәйфиевка бу чарада катнашмаса да, рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Көчле ул, пакь ул – төбәкчеләр дуслыгы!

Зур горурлык тоеп, мин үземнең оренбурлылы дусларыма куанам! Сәхрә дала кызлары көмеш бүләккә лаек! Абделхаликова Әлфия Гайса кызына “Мәгърифәтче” исеме бирелде. Омарова Альмира Шиһап кызына Петровск фән һәм сәнгать академиясенең әгъза-корреспонденты исеме бирелде һәм балкып торган Каюм Насырый медәле түшенә беркетелде. Әнвәр абый Искәндәровка Дәүләт советы исеменнән Рәхмәт хаты, Карагуҗа авылының клуб модире Люция Тазетдиновага БТК исеменнән грамота бирелде. Чын күңелләрдән котлыйбыз!

Конгресс тарафыннан безнең эшләрне күреп бүләкләү киләчәктә үтә зур бурычлар куя. Көтеп алган очрашулар, дусларча аралашулар, китап өләшүләр, якты хезмәтләрне билгеләү сәгатьләре бик тиз үтеп барды.

Кыска язмам-хисләр ташкыны! Яңгыраган асыл доклад-чыгышларны, тарихи яңалыкларны Казаныбыз аркылы туплап, күрергә язсын.

Нур Хөсәенов, Оренбург шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*